Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташыбыз Рөстәм Сәрвәров: Дәүләт акчасына төшерелгән фильм үзен акларга тиеш

Рөстәм Сәрвәров - Татарстан Республикасы Мәдәният министры грантына төшерелә торган "Нигез-йорт" кыска метражлы нәфис фильмның продюсеры. (Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган продюсер Рөстәм Сәрвәров үз-үзен аклый торган татар киносының нинди булырга тиешлеген һәм ул фильмны сату җаен белә. "Татарстанда кинобум бара. Кеше үз акчасына да кино төшерергә тырыша,...

Рөстәм Сәрвәров - Татарстан Республикасы Мәдәният министры грантына төшерелә торган "Нигез-йорт" кыска метражлы нәфис фильмның продюсеры.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган продюсер Рөстәм Сәрвәров үз-үзен аклый торган татар киносының нинди булырга тиешлеген һәм ул фильмны сату җаен белә.

"Татарстанда кинобум бара. Кеше үз акчасына да кино төшерергә тырыша, - диде Казан халыкара мөселман кинофестиваленнән соң "Татар-информ" хәбәрчесенә Рөстәм Сәрвәров. - Фильм грант хисабына төшерелсә, ул акчаны аклау тәртибе дә кертелсен иде. Аклый алмый икән - режиссер белән продюсер үз кесәсеннән түләсен! Менә ул чакта кеше уйланыр иде - кеше акча түләп карарлык киноны төшерә аламы ул?!"

Искәртеп узабыз, Рөстәм Сәрвәров Татарстан Республикасы Мәдәният министры грантына төшерелә торган "Нигез-йорт" кыска метражлы нәфис фильмның продюсеры. Режиссеры һәм сценарий авторы - Нәсүр Юрушбаев.

"Без алган грантны аклый алачакбыз. Әмма аның өчен кеше фильмның эчтәлеген һәм бөтен нечкәлекләрен алдан белеп торырга тиеш түгел. Фильм сюрприз да булырга тиеш, - ди продюсер. - Кыска метражлы фильмны тәкъдим итүнең дә үз җае бар. Ә Сәрвәров җаен белә ул!"

Рөстәм Сәрвәров Казан кинофестиваленең бик уңышлы проект булуын ассызыклап узды, Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәтләрен җиткерде. "Мәскәү күзлегеннән караганда без фестивальне бик көлке бәяләргә үткәрәбез. Ә акчасын арттырырга да арттырырга!" - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев