Мөслим-информ

Якташыбыз – күренекле язучы Фәтхулла Абдуллинга 80 яшь!

"Картая белми, нужа күрмәгәндер," - диләр, үз яшеннән күпкә яшь күренгән кешеләр турында. Якташыбыз - күренекле язучы Фәтхулла Абдуллинга да 80 яшь тулуына һич кенә дә ышанып булмый. Төз, җиңел гәүдәле, адымнары егетләрчә ныклы һәм тәвәккәл.

Яңа Сәет авылында Габдулла белән Гыйльмекамал гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән Фәтхулланың бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. Ачлык-ялангачлыкны җитәрлек татый ул. Әгәр Фәтхулла исемле кечкенә малайдан: "Дөньяда сиңа охшаган хушбуй нинди? Кайсы чәчәкнең исен ныграк яратасың?" - дип сорасалар, бер дә икеләнмичә: "Прәник исен!" - дияр иде. Бу юллар аның балачак хатирәсен җанландырган "Прәник исе" дигән хикәясеннән. Менә - сугыштан соңгы ачлык елларында үткәрелгән Сабан туе. Башына зур шахтер фуражкасы кигән нәни малай, авыз суларын йотып, прәник сатучылар янында, ялгыш кына берәр прәник төшеп китмәсме дип, күзләре талганчы карап тора. Бу юлларны укыган вакытта кайсы гына укучының күзләреннән ихтыярсыз кайнар күз яшьләре таммагандыр. Хәер, Фәтхулла абыйның һәр язган әсәре укучының нечкә кылларына үтеп керә.

Аның әтисенең якты истәлегенә багышланган "Сандугач" хикәясен укып чыкканнан соң, Мөслимнең нинди кыю, олы җанлы кешеләре булган бит дип, горурлык хисләре кичерәсең. Ат колынын үлемнән саклап, күкрәген аклар наганына терәгән курку белмәс кеше турында тагын ни әйтәсең?! Фәтхулла абыйны якыннан белгән кеше, һичшиксез, хикәядәге Абдулла образын Фәтхулла абый дип күз алдына китерер. Чөнки Фәтхулла абыйга да тәвәккәллек, олы җанлылык, кыенлыкларны җиңеп чыга белүчәнлек хас.

Фәтхулла Абдуллин - әниемнең якын туганы. Ул әнием янына кунакка кайткалый. Аларның уртак сыйфатлары күп. Әдәбиятны һәм туган җирне чиксез ярату аларны тагын да берләштерә, серләрен уртак итә. Бер кайтуында, Фәтхулла абый әнигә менә шушы булган хәлне сөйли.

Әтисе Габдулла, таңнан торып атын җигә дә, тегермәнгә китә. Үзе белән әле мәктәп яшенә дә җитмәгән Фәтхулланы да ала. Әнисе аны, "тупчындай" киендереп, арбага утырта. Тегермәндә эшләрен төгәлләп, кайту ягына борылалар. Сабый бала, йоклап киткәндер инде, арбадан тәгәрәп төшеп кала. Малай исенә килгәндә, әтисе күренми дә. Ул куркып, елый башлый. Шулай елый-елый, бер юнәлештә атлап китә. "Мунчала" күле янына җиткәч, аптырап туктап кала. Алда таба юл өчкә аерыла. Боларның кайсыннан китәргә? Шул вакытта, әллә каян озын ак сакаллы, ап-ак кием кигән бабай пәйда була. Бабай Фәтхуллага: "Елама, улым! Менә шушы юл белән барсаң, авылыңа кайтып җитәрсең!" - дип, дөрес юлны күрсәтә. Малай исән-сау авылына кайтып җитә. Ә әткәсе, улының төшеп калганын күргәч, җан-фәрманга атын куып, аны эзләргә чыккан була. Элек авылда, әти-әни кебек үк якын тагын бер кешесе була адәм баласының, ул да булса - кендек әби. Кешене беренче тапкыр кулына алып, изге догасын укыган кендек әбиләр бик тә гыйлем ияләре булганнар. Фәтхулла абыйның кендек әбисе, баланың адашуы турында ишеткәч, "Хозыр Ильяс булган ул бабай", - ди.

Ходайның рәхмәте киң, шундый могҗиза белән бала исән кала. Ә Фәтхулланы зур, батырлыкка тиң тормыш көтә. Мари Бүләр мәктәбен тәмамлагач, авылда колхозчы, аннары Урта Азиядә гади тимер юлчы булып эшли. 1961 елда Ташкент тимер юл техникумын тәмамлагач, мастер буларак, Үзбәкстанда юллар салуда, Чарвак һәм Токтогул ГЭСларын төзүдә, 1966 елгы җир тетрәүдән соң, Ташкент шәһәрен торгызуда катнаша. Үзбәкстан башкаласында "Яшьлек" исемле үзешчән татар-башкорт ансамблен һәм Сабантуйлар оештыручы энтузиастларның берсе була. Якташыбыз Үзбәкстанда узган Сабантуйларны үзбәк һәм татар телләрендә алып бара. Ф. Абдуллин 1968-2008 елларда прораб, участок начальнигы, өлкән инженер сыйфатында Түбән Кама шәһәрен һәм "Нефтехим" берләшмәсен төзүдә катнаша. Ул - шәһәрдә беренче трамвайлар җибәрүдә хезмәт куйган кеше, хезмәт ветераны.

Мәктәптә укыган вакытта ук иҗат белән шөгыльләнә башлаган язучының бүгенге көндә 12 проза китабы, дистәгә якын пьесасы бар. Болардан тыш, Ф. Абдуллин - бик күп публицистик мәкаләләр, рецензияләр һәм даны еракларга таралган "Җидегән чишмә" әдәби-музыкаль кичәләренең сценарийлар авторы да. Төрек язучысы Азиз Несинның 20 дән артык хикәясен тәрҗемә итеп бастырган кеше дә әле ул.

Фәтхулла Абдуллин әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен 2008 елда Татарстан Республикасының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. 2012 елда аңа "Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исем бирелде. 2002 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Менә шундый Мөслим горурлыгы булган зур кеше ул Фәтхулла абый.

Ф. Абдуллин хәләле Илмира апа белән ике кыз, ике малай үстерде. Инде оныклар сөеп, кадерле әби-бабай булып гомер кичерәләр. Әлбәттә, ир-атның җилкенеп яшәвендә илһам чыганагы - хатынының роле дә бик зур. Сөйкемле башкорт кызы Илмира җиңги аңа таяныч та, сердәш тә булды. Уллары Илдар белән Шамил - төзүчеләр, кызы Галиябану трамвай йөртүче һөнәрен үзләштерде, Дилбәрләре - пешекче. Быел "Ел китабы" бәйгесендә өченче урынны алган "Чүл бүресе" повестенда ачылган һәркемгә кагыла торган хакыйкать - "ни чәчсәң - шуны урырсың". Матур үтелгән тормыш юлы Фәтхулла абыйга әнә шундый бәхетле картлык әзерләп куйган.

Фәтхулла абый нәрсәгә тотынса да, эшен җиренә җиткереп башкара торган кеше. Аларга кунакка барган һәркем йорт-җиренең матурлыгына, бакчаларындагы агачларның, җиләк-җимешләрнең күплегенә шаккатып кайта. Аларны Фәтхулла абый балаларыдай күреп тәрбияли чөнки.

Фәтхулла абый кебек үзенең туган җиренә тугры кеше бар микән тагын дөньяда?

- Тянь-Шань тауларыннан алып Балтыйк ярларына кадәр арада байтак кына матур калалар, авыллар күрдем. Әмма үземнең туган ягымнан да гүзәлрәк җирне очратмадым, туган халкымнан да эшчәнрәк, тырышрак кешеләрне күрмәдем дип, тайчанмый әйтә алам, - ди Фәтхулла Абдуллин.

Туган авылына кайтып керсә, аның өчен һәркемнең ишеге ачык. Авылдашлары шатланып кунак итә, сый-хөрмәтен күрсәтә. Аның кебек авылның табигый атамаларын, аның тарихын төгәл белүче юктыр. Язучы алар турында сөйләгәндә, Яңа Сәет безгә таныш булмаган гаҗәеп яктан ачыла. Фәтхулла абый бүгенге көндә бик зур хыял белән яна - аның авылга чишмәләрне, буаны кире кайтарасы килә. Сулыклар, аның сөйләве буенча, шул җирлектә яшәгән халыкныкы белән бер холыкта. Авылдагы елга, чишмәләрнең агымына карап, шунда яшәгән халыкның да холкын билгеләп була икән. Сабантуйлар җитсә, Фәтхулла абыйның да йөрәге чабышкы атлардай тибә башлый. Яңа Сәет, Тат. Бүләр Сабантуйларын хөрмәтле язучыбыздан башка күз алдына китереп тә булмый. Кайт Фәтхулла абый, туган якларыңа! яңа әсәрләреңне алып кайт! Пакъла безнең күңелләрне! Синең кебек язучы, шагыйрьләребез булганда, матур әдәбиятыбыз булганда, онытмас татарлар үз телен!

Йолдыз Зәкиева, туган якны өйрәнү музее хезмәткәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: