Мөслим-информ

Яңгырлы һәм салкынча дисәк тә

Район метеостанциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, ай дәвамында 55 мм явым-төшем күзәтелгән.

Җәйнең соңгы ае яңгырлы булды дисәк тә, явым-төшем күләме нәкъ нормадагыча булган. Район метеостанциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, ай дәвамында 55 мм явым-төшем күзәтелгән. Аның күп өлеше айның беренче декадасына туры килгән. Беренче ун көндә 43 мм яңгыр яуган. Ә 1 август көнне рекордлы күрсәткеч – 28,5 мм явым-төшем булган. Августта уртача һава температурасы 15,5 градус тәшкил иткән. Бу – нормага якын күрсәткеч. Бүгенге көндә бер метр җир катламында 151 мм дым запасы бар, ди метеорологлар.

Фото-Pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: