Реклама
Агымдагы атна, гадәттәгечә, иртәнге планлаштыру утырышыннан башланды. Атна дәвамында башкарыласы эшләрне планлаштырудан тыш, бүген кайбер оешма-предприятиеләргә, хуҗалыкларга яңа җитәкчеләр дә билгеләнде.
Менә алар:
"Органик групп" җәмгыятенең "Ык" агрофирмасы җитәкчесе итеп - Авзалов Ленар Гаяз улы;
"Органик групп" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасы җитәкчесе итеп - Аюпов Илнур Фирзал улы;
"Туган як"-"Родные края" агрофирмасы җитәкчесе итеп - Заһидулллин Ирек Риф улы;
"Хуҗалык тәэмин итүе" муниципаль предприятие җитәкчесе итеп - Шакиров Артур Газиз улы;
Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе итеп Фәттахова Кадрия Расил кызы билгеләнде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз