Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветераннар йорты Бөек Җиңү көнендә кулланылышка тапшырылачак

26 март көнне Мөслимгә ТР Баш инвестицион төзелеш идарәсе вәкилләре килгән иде. Директор урынбасары Рафар Шакиров үз белгечләре белән районда барган төзелеш эшләренең барышы белән танышты.

"Баш инвестиция-төзелеш идарәсе" дәүләт казна учреждениесе заказы белән Мөслимдә бик күп объектлар сафка бастырыла. Шулар исемлегендә - район үзәгендә салынып килүче балалар бакчасы, Бөек Ватан сугышы һәм аларның тол калган хатыннары өчен күпфатирлы йортлар. Рафар Мирзанурович һәр объектның үзендә булып, подряд оешма җитәкчеләре белән хәл ителәсе мәсьәләләрне барлады. "Гомумән алганда, төзелеш эшләреннән без канәгать. Бары тик канализация, су челтәрләрен урнаштыру, җирләрне документлаштыру мәсьәләсендә кыенлыклар бар", - диде ул. Сөйләшү барышында күпфатирлы йорт 9 май Бөек Җиңү көнендә ачылырга тиеш, дигән күрсәтмә җиткерелде. Балалар бакчасында исә төп эшләр яңа уку елы башына төгәлләнер, дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев