Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

438 кандидат күрсәтелде

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларына тавышка куелачак сәяси партияләрдән булган кандидатларны һәм бермандатлы кандидатларның республика исемлеген теркәүне төгәлләде.

Сайлауларга 7 сәяси партия үтте – “Бердәм Россия”, КПРФ, “Справедливая Россия”, ЛДПР сәяси партияләренең, “Коммунисты России”, РОСТА һәм “Российская партия пенсионеров за социальную справедливость” партияләренең региональ бүлекчәләре. Партия исемлекләре буенча алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына 202 кандидат күрсәтелде. Бердәм республика сайлау округы буенча иң күп кандидатларны “Бердәм Россия” (партия исемлегендә 55 кеше) һәм “Справедливая Россия” (46 кандидат) күрсәтте. ЛДПР исемлегендә – 40 кандидат, КПРФ – 30 кандидат. “Коммунисты России”ның партия исемлегендә – 9 кеше, “Партия РОСТА” – 12, “Российская партия пенсиолнеров” – 10 кеше.

Дүрт сайлау берләшмәсе теркәлмәде. “Родина” һәм “Партия добрых дел, защиты детей, женщин, свободы, природы и пенсионеров, против насилия над животными” партияләре теркәү өчен документларны, шул исәптән исемлекне яклаучы сайлаучылар имзаларын,  вакытында тапшырмады. “партия ветеранов России” һәм Российский общенародный союз”ның сайлаучылар имзаларының гомуми саныннан тикшерү өчен аерып алынган имзаларының 10 проценттан артыгы дөрес яисә чын булмавы сәбәпле, аларны теркәүдән баш тартылды.

Бермандатлы округларда 236 кандидат теркәлде, шулардан 57се – үз-үзләрен күрсәтүчеләр. “Бердәм Россия”дән – 41 кандидат, “Справедливая Россия” – 42, ЛДПР – 43, КПРФ – 46 кандидат. Бермандатлы сайлау округларында “Коммунисты России” үзләренең 5 кандидатын күрсәтте, “Яблоко” һәм “Партия РОСТА” – берәр кандидат. Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар 8 сентябрьдә үтәчәк. Сайлауларда 100 депутат мандаты бүленә: 50се – партия исемлекләре, 50се – бермандатлы сайлау округлары буенча.

Материал ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте тарафыннан тәкъдим ителде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама