Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узган елны районда 23 янгын чыккан

Янгыннарга каршы профилактик чаралар үткәрү максатыннан узган ел дәвамында "Торак-2014" операциясе барды. Аның кысаларында 5470 ихатада булдык, 10778 инструктаж үткәрдек. Гражданнар белән 55 очрашу һәм җыен үткәрелеп, аларда 2804 кеше катнашты.

Әлеге чаралар 123 нче янгын часте, Иске Карамалы һәм Баек авыларындагы аерым постлар, "ТР янгын сагы"ның Түбән Кама отряды, район эчке эшләр бүлеге, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, авыл җирлекләре башлыклары катнашында үтте. Рейдлар барышында ачыкланганча, иң еш очраган кагыйдә бозулар - мич алдында калай булмау, изоляциясе бозылган электрүткәргече, стандарт булмаган электр белән җылыту җиһазларыннан файдалану һ.б.

Район хакимияте һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган күп балалы гаиләләрдә үткәрелгән профилактик эш нәтиҗәләре буенча тиешле чаралар күрелде.

Узган ел районда 23 янгын чыккан, янгында бер кеше үлгән. Шуны истә тотыйк: бары тик бердәм тырышлык белән генә янгыннарны булдырмый кала алабыз. Яшәгән йортыгызны һәм якыннарыгыз иминлеге хакына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев