Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уйнадык та, көлдек тә

Сабантуй мәйданында гына уза торган, гасырлардан - гасырларга күчеп килгән милли уеннарны кем генә көтеп алмый икән?! Бик күпләр тамаша кылып, бик күпләр катнашып канәгатьләнү хисе ала. Гадәт буенча, уеннар авыш баганага әтәч алырга менү белән башланып китте.

Быел да, тибрәнеп торган баганадан, тигез юлдан очкан кебек кенә узып, әтәчне хатын-кызлар арасыннан Чулпан Хафизова (Мөслим), ир-атлардан Гаяз Гыйбадуллин (Тугаш) алып та төштеләр. Милли бизәкләр төшерелгән сулы көянтә-чиләкләрне иңнәренә салып, мәйдан уртасыннан йөгереп килергә теләүчеләр дә байтак булды. Рузилә Минһаҗева ( Яр Чаллы), Ландыш Шәмсиева (Әлмәт), Айгөл Бигимова (Мөслим) үз төркемнәрендә беренче килде. Ир-атларга да ят булмаган бу уенда Исмәгыйль Мөхәммәтҗанов (Ташъелга) аерылып торды. Капчык киеп йөгерүдә һәркем үз ысулын кулланды. Ике аяклап сикерүчеләр дә, вак-вак атлап "ашыгучылар" да булды. Җиңүчеләр арасында Айгөл Бигимова (Мөслим), Энҗе Минһаҗетдинова (Әлмәт шәһәре), Индира Игошева (Яңа Усы), Фәйрүзә Мәкъсутова (Азнакай), Салават Минһаҗев (Әлмәт шәһәре) бар иде.

Иң кызык уеннарның берсе - кашыкка йомырка салып йөгерүдер, мөгаен. Чөнки бер үк вакытта йомырканы җиргә төшүдән сакларга да, йөгерергә дә, беренчелекне дә бирмәскә кирәк. Шушы шартларны үтәп, беренчеләрдән булып бүләкләргә Рузилә Минһаҗева ( Яр Чаллы), Зөлфия Булатова (Мөслим), Лилия Кадырова (Мөслим), Илдар Танулбаев (Актаныш) ия булдылар. Оештыручылар акча эшләүнең бик үзенчәлекле юлын тәкъдим иттеләр. Катык салынган табакка, баш белән чумып, тәңкә эзләп Мөслимнән 74 яшьлек Гөлчирә Хәсәнова һәм Тугаш авылыннан 10 яшьлек Раяз Гыйбадуллин ярыйсы гына "баедылар". Онытылып баручы милли һөнәрләребезнең берсен бәйрәмдә күрү мөмкинлеге булды. Җеп эрләүчеләр бәйгесендә иң озын җепне Октябрь авылыннан Ләйсәния Мөэминова эрләде, ә Мөслимдә яшәүче 84 яшьлек Дәүҗия Шәйхетдинованың бәйгедә катнашуы үзе бер батырлык иде.

Чүлмәк ватудан башка Сабантуй буламы соң? Чүлмәк урынына куелган чиләкне яңгыратып төшкән колганы ул көнне кем генә тотып карамады икән. Су буе җыелган чиратта апа-абыйлар да, әбиләр һәм нәниләр дә бар иде. Иреккә җибәрелгән яшь әтәчләребез чит шәһәрләргә юл алды. Аларны Азат Хәсәнов Яр Чаллыга, Шамил Кирамов һәм Илнур Шәйхулловлар Әлмәт шәһәренә алып киттеләр. Биеклеккә сикереп бүләк алу ярышында озын буйлы егетләр Ирек Минһаҗев, Илсур Газетдинов, Шамил Исхаков, Нәргиз Мортазиннар активлык күрсәтте.

Вакытлар үтү белән милли уеннардан спорт ярышларына әйләнгән һәм көчлеләрне сыный торган уеннарда катнашучыларга тамашачылар көч биреп тордылар. Штанга күтәрүдә беренчелекне (120 кг авырлыкны этеп күтәреп) Бакалыдан килгән Павел Лобанов алды. Шунысын да әйтергә кирәк, ул төрле елларда Европа, Дөнья, Бөтендөнья Олимпия уеннары чемпионы исеменә лаек булган батыр. Призердан азга гына калышып, Яр Чаллы шәһәреннән кайткан, Әндреш авылы егете Васыйл Хаҗиев һәм Елгабаш авылыннан Ренат Галимуллин икенче, өченче урыннарны бүлеште. Гер күтәрергә ирләрнең иң егәрлеләре чыкты. Ярышның нәтиҗәсен белгәннән соң, "Мөслимебезнең данын яклаучылар кая икән?", дигән сорау туа. Ут күршебез, Бакалы районыннан килгән Кирилл Котков, 32 кг авырлыктагы герләрне 40 тапкыр күтәреп, рекорд куйды. Икенче урынга - Павел Лобанов (Бакалы), өченче урынга Илсур Атнагулов (Алабуга) лаек булды. Туры баганага менүчеләрне чын геройлар һәм бик көчлеләр рәтенә кертергә мөмкин. Өскә үрмәләү генә түгел, баш әйләнмәве дә бик мөһим. 21 секунд эчендә багана башына менеп җиткән, узган елгы Сабантуйда да беренчелекне алган, Яңа Усы авылы егете Андрей Кондратьевка тиңнәр булмады. Җиңүчеләр арасында Тугаштан Азат Идрисов һәм Алмаз Вәлиев тә бар иде. Кечерәкләр арасында күрше район егетләре Шахзот Шәрәпов (Минзәлә) һәм Илнар Әкрамов (Сарман) баган башындагы бүләкләрне "эләктерделәр".

Кул көрәше дә елдан-ел популярлаша бара. Ярышта катнашырга язылучы 36 кешенең 14е хатын-кыз иде. Соңгы елларда хатын-кызлар арасында беренче урынны тотрыклы рәвештә Тойгельдедән Айгөл Ризатдинова ала. Аңардан беразга гына калышып, Тугаштан Диләрә Галимова белән Мөслимнән Гөлназ Шәмсиева призлы урыннар яуладылар. Ирләр арасында пъедесталның югары баскычына Мәллә Тамак егете Ирек Сөнгатуллин күтәрелде. Елгабаштан Рамил Талыйпов һәм Мөслимнән Раил Шакирҗанов алдагы елларда беренче урынны яулар, дигән өметтә калабыз.

Капчык сугышы кайчандыр ир-егетләр арасында гына уздырылса, бүген бу бәйгедә гүзәл затларыбыз да катнаша. Тугаш кызлары Илүзә Галимова, Венера Мәхүбрахманова, Рәмзия Мөбарәкова призлы урыннарга лаек булдылар. Гаярь ир-егетләребез Рифат Нәҗипов (Тат.Бүләр), Венер Таҗиев (Иске Карамалы), Илшат Әдиятуллин (Мөслим) быелгы сабантуй тарихына җиңүчеләр булып кереп калдылар.

Мәйданнан читтә оештырылган йөгерү ярышларында ир-атлар арасында Салават Минһаҗев, Мансур Мансуров, Мулланур Хәйдәров җиңү яулады. Хатын-кызлардан Екатерина Попашкина, Ландыш Сәлахова, Дилбәр Салихова да алардан калышмады. Ерак дистанциягә узышкан балалар арасында Данил Мусин - беренче, Данир Мусин - икенче, Венера Сөнгатуллина өченче урынга лаек булды. Турникта күтәрелергә теләүчеләр ике дистәдән артык кеше булса да, Тойгелдедән Алмаз Низамовка берсе дә тиңләшә алмады. Ул, 31 тапкыр күтәрелеп, абсолют җиңүче исемен алды. Аннан бик азга гына калышкан, Мари Бүләрдән Дмитрий Биктаһиров - икенче, Ташъелгадан Рамис Сафиуллин өченче урынга чыкты.

Гаиләләр белән катнашып, бүләк алу мөмкинлеге тудырылган иде. Утын кисү ярышында Мөслимнән Гөлназ һәм Айрат Нәбиевларга тиңнәр булмады. Алар 9 секунд дигәндә бер бүкәнне кисеп тә куйдылар. Арбада ире - хатынын, хатыны - ирен утыртып ярышуны кызык итеп күзәтеп торучылар Нәбиевлар, Салиховлар, Шәриповларның призлы урыннар алуларына шаһит булдылар.

Сабантуйлар шаулап-гөрләп узды. Табигать тә миһербанлы булды: кояш та үз вакытында җылытып, җил дә үз вакытында исте. Язгы кыр эшләренә йомгак ясалды, алдагы эшләргә старт бирелде. Бәйрәмдә катнашкан һәр кеше яхшы кәеф һәм күтәренке күңел белән тамашаларны хозур кылды. Бәйрәмне оештыручыларга, уеннарны дөрес итеп бәяләгән хөкемдарларга рәхмәтләребезне җиткерәбез. Тагын бер елдан шушы ук вакытта, шушы ук урында очрашырга язсын, дигән теләктә калабыз.

Наилә Сәлахова.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев