Мөслим-информ

Уҗым культуралары барлык мәйданның 80 процентында урып суктырылган.

Игенчеләр бүген түземсезлек белән көннәрнең утырып китүен көтә.

Быелгы кебек җәйне өлкән буын да хәтерләмидер. Урак башыннан бирле туктамаган яңгырлар игенчеләрне олы сынау алдында калдырды. Урып-җыю эшләрен катлаулы һава шартларында алып бару җитештерүчәнлектә ярыйсы ук чагыла. Район буенча бөртеклеләрнең 14 процентында гына уңыш җыелган килеш. Игенчеләр бүген түземсезлек белән көннәрнең утырып китүен көтә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, уҗым культуралары барлык мәйданның 80 процентында урып суктырылган. “Туган як” агрофирмасы һәм “Исламов” крестьян фермер хуҗалыгы көзге культуралар уңышын тулысынча җыеп алынган. Район буенча һәр гектардан уртача 38 центнер уңыш чыга. “Туган як”та гектар биреме тагын да югары – 41 центнер тәшкил итә.

– Ындыр табагына 12 мең тонна ашлык кайтты. Аның 3750 тоннасы – көзге бодай, калганы – арыш. Икмәкне чистарту һәм киптерү җайланмалары аша үткәрәбез. Инвесторыбыз икмәк чистарту өчен Альфа-100 агрегаты кайтарды быел. “Чаллы икмәге” җәмгыятенә 7450 тонна күләмендә III һәм IV класслы азык-төлек ашлыгы озаттык инде. Калган ашлыкны да икмәк пешерү өчен җәмгыятькә тапшырачакбыз, – ди “Туган як” агрофирмасы генераль директоры Рәдиф Габидинов.

Бүген инде иртә срокларда чәчелгән сабан культуралары да өлгерде. Белгечләр көннәр аязганда бөтен көчне урып-җыюга туплау бурычын куя.

– Бөртекләрнең дымлылыгы югары дип курыкмаска кирәк. Хуҗалыкларда икмәк киптерү җайланмалары бар. Кайткан ашлыкны чистартып, шулар аша үткәрү шарт. Киптергечләр җитешмәгән очракта ашлыкны җиңсәләргә тутыру максатка ярашлы. “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында һәм “Август” җәмгыятенең ашлык кабул итү предприятиесендә әлеге яңалык яклау тапты инде. Машиналар икмәкне комбайннан ындыр табагына ташып өлгермәгәндә әлеге җиңсәләрне турыдан-туры басуда тутырырга да була, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.

Ашлык саклау өчен чыгарылган җиңсәләрдә 18-21 процент дымлылыктагы ашлыкны 1-2 ай сакларга мөмкин. Ә инде чистартылган һәм дымлылыгы 13-14 процент булган икмәкне 18 ай дәвамында (бу вакыт эчендә икмәккә бәяләр дә күтәрелергә мөмкин бит әле) сакларга була, ди белгечләр. Саклауның яңа ысулы югалтуларны минимальләштерергә мөмкинлек бирә. Чөнки ашлык тутырганнан соң герметик рәвештә ябылган җиңсәгә кислород кермәү сәбәпле, анда углекислый газ концентрациясе арта. Нәтиҗәдә зарарлы бактерияләр һәм гөмбәләргә үрчү мөмкинлеге калмый.

Белгечләр 15-20 августта көзге чәчү срогы керүен дә искәртә. Авыл хуҗалыгы подразделениеләре уҗым культуралары астына кертү өчен үз хисапларына минераль ашлама кайтару белән мәшгуль. “Туган як”, “Август-Мөслим”, “Намус” агрофирмалары, “Исламов” крестьян фермер хуҗалыгы катлаулы ашлама туплап куйды инде. Башка фермерлар да кыр сые кайтару юнәлешендә эшли. Белгечләр уҗым культураларының һәр гектарына тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә 30ар килограммнан да ким булмаган күләмдә минераль ашлама кертергә киңәш итә.

“Туган як” агрофирмасы чәршәмбе көнне арыш чәчүгә чыкты. Мәлләтамак һәм Табын бүлекчәләрендә уҗым культуралары 1900 гектарда чәчеләчәк. Агрофирма буенча көзге культуралар мәйданы 3700 гектар тәшкил итәчәк. Әлеге агрочараны башкаруга югары җитештерүчән өч чәчү комплексы һәм традицион өч агрегат җәлеп ителгән. Агрофирмада көзге чәчүне 20 көндә төгәлләү бурычы куелган.

Әлфинур Ногманова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: