Мөслим-информ

Урман үссен, дисәң...

Урманнарның куе булып үсүе тиешле тәрбия һәм игътибардан тора. Һәр үсентене яшь бала караган кебек тәрбияләргә кирәк. Кайбер агач орлыктан үсүен исәпкә алсаң, урман үрчетү бик мәшәкатьле эш булуын аңлыйсың.

 

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Усы урманчылыгында да күләмле эшләр башкарылды. Питомниктагы үсентеләргә ашлама кертелә. Көздән утыртылган чыршы үсентеләре янына нарат һәм каен үсентеләре утыртыла. Урманнарның куе булып үсүе тиешле тәрбия һәм игътибардан тора. Һәр үсентене яшь бала караган кебек тәрбияләргә кирәк. Кайбер агач орлыктан үсүен исәпкә алсаң, урман үрчетү бик мәшәкатьле эш булуын аңлыйсың.

Бүгенге көндә питомникта 200 мең төп чыршы, шул кадәр үк нарат, 40 мең каен, 5 мең юкә, 10 мең төп мамыксыз тупыл, 60 мең карагай үсентесе исәпләнә. Быел питомниктан Актаныш, Минзәлә, Юртово, Калинин, Мөслим урманчылыкларына 400 меңгә якын чыршы һәм нарат үсентеләре җибәрелгән. Мөслим урманчылыгына бирелгән 100 мең үсентенең 44 меңе Вәрәшбаш авылы янында утыртылды. Яшь нарат үсентеләре 10 гектар мәйдан били. Үсентеләрнең калганы Мөслим урманчылыгына кергән посадкаларга өстәп утыртылды.

– Усы урманчылыгы 12 мең 473 гектар мәйдан били. Аның бер башы – Симәк ягына, икенчесе Башкортстанның Ногайбак ягына барып тоташа. Урманчы Камил Шәехов белән мастерлар Минзәлиф Шәңгәрәев һәм Наил Хамматов эшне оештырып кына калмыйлар, урман ресурсларын үстерү, урманны яхшырту, продуктлылыгын арттыру белән дә шөгыльләнәләр. Урман ресурсларының ягулык һәм төзелеш материалы буларак та кулланыла. Бүгенге көндә контракт нигезендә махсус участокта Уфа шәһәрендәге “Кронлес” җәмгыятенә һәм Алабуга шәһәрендәге төркия заводына агач әзерлибез. Әлеге эш 24 гектар мәйданда башкарыла, – ди Усы урманчылыгы җитәкчесе Ринат Гыймранов.

Урманчылык агачларны кисү һәм әлеге урыннарга яңаларын утыртуны да үз өстенә ала. Усы урманчылыгына Карамалы-Мөслим, Дусай-Баек арасындагы юл буйларындагы посадкаларны, Торыш авылы янындагы урманны чистарту да каралган. Аларның гомуми мәйданы – 50 гектар. Җәй дәвамында 67 гектар мәйданда чистарту эшләре алып барылачак.

– Урманнарны саклау – һәркемнең бурычы. Ләкин еш кына моның киресе күзәтелә. Урман аша узучы юл буйларына пакет белән чүбен ташлап калдыручылар да бар. Язга чыгу белән урманнарга якын участокларда чабылмый калган печәнлекләргә ут төртәләр. Халык шуны аңласын: янган урында кабат үлән үсми, иң куркынычы – ялкын телләре якын торган урманнарны тулысынча камап алырга мөмкин. Авыл җирлекләре башлыкларының халыкны кисәтүе кирәк. Без инде кулдан килгәннең барысын да эшлибез – урманны саклау кирәклеге, чүп ташлау тыелу турында аншлаглар куябыз, сезон дәвамында корыган агачларны кисәбез, чүп-чардан арындырабыз, – ди Ринат Гыймранов.

Урманчылыкка яшьләрне дә эшкә чакырып калалар. Теләге булганнарны Казан аграр университетында, Кукмара районындагы Лубян урман хуҗалыгы техникумында укыту мөмкинлеге дә бар.

Урманнарны чүпләү фактларын фаш итү, хокук бозучыларны ачыклау максатында 5 майдан Татарстан Республикасында янгынга каршы аеруча режим керә. Бу чорда урманнарда һәм аларга якын территориядә ачык уттан файдалану катгый тыела. Әлеге режим барышында кипкән үлән һәм чүп яндыру, ачык учакта ризык әзерләү, урман яну куркынычы булган торак пункт территорияләрендә, шулай ук урман белән чиктәш дача һәм бакча участокларында, торфлы урыннарда, балалар лагерьлары тирәсендә пиротехник эшләнмәләр куллану һәм учак ягу тыела. Янгынга каршы махсус режим шартларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафлар салыначак.

Лилия Шәймиева.       

Автор фотосы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: