Мөслим-информ

Урман сак караш сорый

Мөслим урманчылыгы язны җиң сызганып каршы ала. Нәкъ шушы чорда агач утырту, бөре җыю кебек традицион эшләр башкарыла. Урманнарны санитар чистарту, яшь агачлар утырту да урманчылар өстендә бит!

– Уртак байлыгыбыз булган урман даими тәрбия, сак караш сорый. Мастерларыбыз Мөхәмәтгали Галимов, Фәрхад Минһаҗетдинов, Илнур Латыйпов, урманчы Феликс Кенарский матур эш күрсәтә. Узган көздә 20 гектар мәйданда утыртылган чыршы, нарат үсентеләре яхшы гына үсеп китте. Быел да 20 гектар мәйданда чыршы, нарат, тупыл, карагай агачлары утыртырга планлаштырабыз. Вәрәшбаш авыл җирлегендә җир эрози-ясен киметү максатын-да 4 гектар мәйданда чокыр-ерынтыларга на-рат үсентеләре утырты-лачак, – ди Мөслим ур-манчылыгы җитәкчесе Рәфил Асылгәрәев.

Хәзер күпләр йорт-курасын су буйларына, урманнарга якынрак төзергә тырыша. Ләкин урманга якын торган кешеләр аның куркынычсызлыгын да тәэмин итәргә тиеш икәнлекләрен беләләр микән?

– Урманга, агач посадкаларына якын урнашкан җир кишәрлекләрендә үлән яндыру катгый тыела. Бу эш даими күзәтү нигезендә генә башкарылырга тиеш. 1 марттан гамәлдә булган яңа карар нигезендә урман янындагы территорияләрдән файдаланучылар участокларын коры үләннән, киселгән агач калды-кларыннан, ауган агачлардан, чүп-чардан һәм башка янучан материаллардан арындырырга тиеш. Бу эшләрне урманнан 10 метрдан да ким булмаган киң поло-сада эшләргә кирәк. Урманнарны янгыннан саклау өчен 0,5 метрдан ким булмаган киңлектә минераллашкан полосалар булдыру да каралган. Районда урманнарга терәлеп диярлек торган агрофирма, крестьян-фермер хуҗалыклары җирләре, арендага алынган участоклар да шактый. Җирдән файдаланучылар беренче чи-ратта янгын куркыныч-сызлыгын да кайгыртырга тиеш. Ни дисәң дә, җаваплылык алар өстендә бит, – ди Рәфил Асылгәрәев.

Көннәр җылытуга, урманнарга чыгып, ял итүчеләр арта. Аеруча яшьләр табигатьтә шашлык кыздырырга ярата. Ләкин артларыннан утлы күмер өелеп калу арка-сында яшел хәзинәбезгә ялкын телләре үрмәләргә мөмкин булуын гына онытып җибәрәләр. Урман-әрәмәләрдә, болыннарда туфракның минераль катламына  кадәр чистартылган, киңлеге 0,5 метрдан да ким булмаган урында гына учак ягу рөхсәт ителә. Киткәндә учак урыны җир белән күмелергә яки су си-беп сүндерелергә тиеш. Ял иткән урында пыяла шешә, консерв банкалары ташлап калдыручылар, урман буйларына көнкүреш, төзелеш калдыклары, чүп-чар илтеп түгүчеләр дә, ни кызганыч, очрап тора.

– Урманнарда янгын уркынычсызлыгы сезоны кыш башланганчы дәвам итә. Бу чорда урманнарда учак ягу тыела. Янгыннарның гади генә кагыйдәләрне үтәмәү ар-касында килеп чыгуын онытмаска иде, – ди урманчылар

Лилия ШӘЙМИЕВА.

Фото- Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: