Ураза тотуга карата мөслимлеләр нинди мөнәсәбәттә?

Рамазан аенда ураза тоту - һәр мөселманның изге бурычы. Ураза гарәпчәдән "тыелу" дип тәрҗемә ителә һәм таң атудан алып кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән һәм уразаны бозучы барлык гамәлләрдән тыелуны үз эченә ала. Рамазан уңаеннан без райондашларыбызның фикерләре белән кызыксындык.
Роза апа, 69 яшь:
Моңа кадәр Аллаһының ризалыгы өчен ураза тотып килдем. Ныклап авырый башлагач, тота алмый башладым. Чөнки көндез дә, кич тә дару эчеп торырга кирәк. Авыру икәнеңне белә торып ураза тоту үз-үзеңә кул салуга тиң, ә бу - зур гөнаһ. Шуңа күрә, кызганычка каршы, быел ураза тотмыйм.
Регина, 34 яшь:
Дин тарафдарларының: "Уразаны көтеп алам һәм күңелсезләнеп озатам" диюләрен аңлап бетерми идем. Бүген мин дә шушы халәттә. Ураза тоту күңелгә үзгә бер рәхәтлек бирә. Ниндидер икенче бер дөньяда, башка үлчәнештә яши башлыйсың. Ураза тоту ризыкның гына түгел, ә тормышның да тәмен, кадерен белергә өйрәтә. Ураза ул - Аллаһка якынаю. Рамазан аенда дөнья нурга күмелә кебек.
Эльдар, 27 яшь:
Ураза ул - ихтыяр көчен сынау. Ураза вакытында ашау-эчүдән, фани дөнья ләззәтләреннән тыелып торып, үз-үзеңне тәрбиялисең. Ураза тотуның беренче көннәре генә авыргарак туры килә, йокы, ашау вакытын яңа графикка көйләү кыенрак. Ә бер өйрәнгәч, авырлыгы сизелми. Аллаһы Тәгалә үзе ярдәмен бирә.
Булат, 24 яшь:
Урау юллар аша булса да, шөкер, бүген дин юлына бастым. Биш вакыт намазны калдырмый, укып барырга тырышам. Рамазан аен да көтеп алам. Ураза тоту ул - һәр мөселманның изге бурычы, дип саныйм. Аны сынау дип тә атарга була. Ураза тотканда күңел дә, организм да чистара, кеше гөнаһларыннан арына.
Сораштыруны Римма Афзалова һәм Ләйсән Сабирова үткәрде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 20:21Дөньяда ниләр генә юк! Җир тирәли орбитадагы Хаббл телескобы белән табылган иң ерак галәм объекты бездән 13 миллиард яктылык елы кадәр ераклыкта урнашкан. Физик теорияләр буенча, дөнья моннан 15 миллиард ел чамасы элек бик каты “олы шартлау” нәтиҗәсендә барлыкка килгән һәм шуннан бирле киңәя бара. Бүген без галәмнең кырый чите дип күргән нәрсәләр чынлыкта аның “яшь чагындагы” күренеш булып тора, һәм, кем белә, тагы да көчлерәк телескоплар белән кешеләр берәр вакыт, бәлки, “олы шартлау”ның үзен дә күрер.9200
-
24 май 2022 - 17:07Укучыларыбыз яза Укучыбыз Лениза Сәйфиева безгә җылы эчтәлектәге хат юллаган.10700
-
24 май 2022 - 16:04Грант оттылар Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе, Михайловка урта мәктәбе, Мөслим "Күбәләк" һәм "Карлыгач" балалар бакчалары - җиңүчеләр рәтендә. Алар үз проектларын тормышка ашыру өчен 500 мең сум күләмендә грант алачак.10600
-
24 май 2022 - 11:26Районда “Сау бул, корал!” операциясе бара Законсыз төстә корал саклаган бер райондашыбыз зур суммада штрафка тартылган.14400
-
24 май 2022 - 10:2903 хәбәр итә Актаныш район хастаханәсендә “Сәламәтлек мәктәбе”н оештыру буенча семинар узды.14400
-
24 май 2022 - 09:35Языл һәм бүләк от! Май ахырына кадәр 2022нче елның икенче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатыла.13100
-
24 май 2022 - 09:24"Транснефть-Прикамье" АҖ һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне сайлады Практик һәм теоретик биремнәрне үтәгәндә, һөнәри конкурс комиссиясе нормативларның, технологик процессларның белем дәрәҗәсен, операцияләрне тиз һәм төгәл итеп башкара белүне, һөнәри терминологияне белүне билгеләп үтте.10800
-
24 май 2022 - 08:23Яшь каләмчеләр Проза юнәлешендә 10-13 яшьлекләр арасында 1нче урынга Мөслим лицее укучысы Әминә Зәкиева (укытучысы - Ләйсән Сафина) лаек булды.12300
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5095202
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.380700
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.330101
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).244604
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.207203
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика