Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ураза тоту һәм аның файдалары

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә (тәфсире): "Ий иман китергән бәндәләр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз ителде, шаять ки сез тәкъвалылардан булырсыз". (Бакара:183).

Һәм пәйгамбәребез (Аллаһының аңа сәламе булсын) әйткән: "Саум (ураза тоту) калкан" (ягъни уттан саклый). (Бухари, Муслим).

Бел, ий кардәшем, саум (ураза тоту) ул гыйбадәттер, һәм аның рухи ныклык һәм сәламәтлек өчен күп кенә файдалары бар, шулардан:

1. Саум нәфесне тәртипкә сала, аны хәерлелеккә, тәртипкә, итагать итәргә, сабырлыкка өйрәтә. Адәм баласы үзенең нәфесенә хуҗа булырга өйрәнә, гәрчә, башка вакытта, күпчелек очракта, нәфесе аның өстеннән хуҗа булса да.

2. Ураза тотучы үзен башка ураза тотучылар белән бертигез күрә. Алар белән бергә ураза тота, алар белән бергә авыз ача. Мөселманнарның бердәмлеген сизә һәм фәкыйрь-мескеннәрнең хәлен аңлый башлый. "Мин көне буе ач, ләкин минем кичкә ризыгым бар, ә кайбер кешеләр көндез дә, кичен дә ризык таба алмый интегәләр", - дип, аларның хәленә керә, аларга карата миһербанлылыгы арта.

3. Мөселманнар арасында өлфәт-мәхәббәт, кардәшлек арта, талашу- тарткалашулар, үпкәләшләр читтә кала.

4. Ул һәрвакыт эшләп торучы ашказанын ял иттерә, эчәкләрне, эчке органнарны төрле шлаклардан чистарта, тәнгә сихәт, көч бирә, күп кенә авыруларга дәва чарасы булып тора.

5. Начар гадәтләре булганнарга (хәмер эчү (Аллаһ сакласын!), тәмәке тарту һ.б.) шул гадәтләрен ташларга этәргеч булып тора.

6. Ихластан ураза тотучыларга Аллаһы Тәгалә зур әҗер-саваплар вәгъдә итә, аларның гөнаһларын кичерә.

Пәйгамбәребез әйткән:

1) "Кем Рамазан аенда иман һәм ихтисәб (Аллаһтан әҗер-савап өмет итеп) ураза тотса, Аллаһ аның барлык үткән гөнаһларын кичерер";

2) "Кем Рамазан аенда иман һәм ихтисәб белән кыямда торса, Аллаһ аның элек кылган гөнаһларын кичерер";

3) Кем Рамазан аенда ураза тотып, шуңа өстәп шәввәл аенда тагын алты көн ураза тотса, ул кеше ел буе ураза тоткан кебек булыр".

Шуңа һәрберебез Рамазан аеның килеп җитүенә сөеник, ихластан уразалар тотыйк, гыйбадәтләребезне арттырыйк, күпләп Аллаһыга догалар кылыйк. Аллаһ һәрберебезгә бу гамәлләрне җиңеләйтсен! Әмин.

Ният һәм ифтар догалары

Сәхәр ашагач, уразага ният кылына.

Татарча: иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр, дип.

Гарәпчә ният кылу мәстәхәб булыр:

"Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә".

Авыз ачканнан соң:

Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл, дип дога кылабыз.

"Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мә әххәртү".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев