Мөслим-информ

Укучыларыбыз яза. Ташламыйк авылларны

Туган авыл, туган төбәк. Кемнәр генә яшәп, кемнәр генә китмәгән?! Күпме сынаулар, авырлыклар белән авылыбызны, яшәгән төбәгебезне саклап кала алган әби-бабаларыбызга, бүгенге авылдашларга мең рәхмәт!Мин туган авылым Мәлләтамакның елдан-ел матурлануын, төзекләнүен күреп сокланам.

Шатлыгым эчемә сыймый. Балалар бакчасы, башлангыч кына булса да, мәктәбебез бар. Бездә халык тату да, ярдәмчел дә. Авылыбызга яшь гаиләләр кайту, балалар саны арту аның киләчәге матур һәм өметле булачагын күрсәтә. Ләкин, ни аяныч, ташландык авыллар да бар бит әле. Ишелеп бетеп баручы җиргә иңгән өйләр, абзар-кура калдыклары, койма баганалары... Күбесендә кайчандыр бала-чага шау-шуыннан гөрләп торган йортларның нигез ташлары да күренми. Бары тик зиратлары гына утырып калган. Могҗиза белән шул авыллар кабат аякка басып, урамнарында бала-чага йөгерешсә, нинди куаныч булыр иде. Ятим калган, төссезләнгән авылЗар елыйдыр кебек, юлга карап.“Кайтмасмы?” – дип, киткән балаларынКөтә һаман, күңеленнән барлап.

Земфира НУРЕТДИНОВА-ШӘМСУЛЛИНА.

Мәлләтамак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: