Мөслим-информ

Укучыларыбыз яза. Мин дә ашадым кәлҗәмә...

Сугыш чоры балаларының ничек итеп кәлҗәмә ашап исән калганнары турында укыйм да, мәрхүмә әбекәйне тагын бер кат рәхмәт белән искә алам. Кәлҗәмәнең тәмен татытты ул безгә.

Бәләкәй генә кортка булса да, барсына да җитешә торган җитез карчык иде ул. Урманда үскән үләннәрне танырга, кайчан, ничек җыярга һәм нинди очракларда кулланырга, чәй бурсытырга, чәч юу өчен көлдән селте ясарга, мунча себеркесе һәм суган бәйләргә, ул чорда киң таралган беттән, корчаңгыдан котылырга өйрәтте әбекәем. Ул өйрәткәннәрнең барысы да күңелгә кереп калган. Ә инде кичләрен аның янына кич утырырга җыелган әбиләргә, китапларны гарәпчәдән укып, аңлатып баруы-бүген дә сагындыра. Бигрәк тә кулына 60х40 сантиметр зурлыктагы китабын (Мөхәммәдия китабы ди торган иде ул аны) алса, аның янына якынрак елыша идем. “Таһир-Зөһрә”, “Йосыф-Зөләйха” кыйссаларын, пәйгамбәрләребезнең тарихын мин беренче тапкыр шул китаптан, әбием авызыннан ишетеп үстем. Ни үкенеч, ул китап миңа мирас булып эләкмәде, алданрак җитештеләр. (Ярый инде берәр китап җыючыга сатып җибәрмәгән булсалар...)

Алтмыш бишенче-алтмыш алтынчы еллар булгандыр инде. Бәрәңге бакчасын ат сабаны белән сөрү бар иде әле ул елларда. Бала-чага бакча сөргән җирдә кызык эзләп чабып йөри, әбекәй дә ындырга чыккан. Шунда ара-тирә сабан астыннан чыккан көздән калган бәрәңгене чиләккә җыярга команда бирде бу безгә. Төрлесе чыга сабан астыннан – юешләнеп черегәне дә (анысын бака тоткан сыман чиркандыра), коры черекләре дә. Андыйларының тышын тырнак белән кубарсаң, онланып торган бәрәңгенең эче күренә – шундыйларын гына җыярга куша иде әбекәй. Ярты чиләкләп җыелгандыр инде. Ындырдан алып кайтып бирдек моны әбекәйгә.

Игътибар белән укыгыз кәлҗәмә пешерергә өйрәтәм! Башта болгатмый гына сөзгеч өстендә балчыгы беткәнче юды әбекәй. Аннан соң кабыгын кул белән әрчеде. Бәрәңгеләр ап-ак булып калгач, барысын бергә камыр әүшәләгән кебек итте дә, коймаклардан калынрак, кәтлиттән зуррак итеп, табага салып пешерде. Кеше саен икешәр тиде микән инде кәлҗәмә. Минем: “Тәмле икән бит бу, әбекәй”, – диюемә: “Улым, сыер койрыгын тыккан аңа, шуңа тәмле ул”, – дигәне истә калган. Димәк, ул аны сөткә баскан булырга тиеш. Шул кәлҗәмәнең тәме бүген дә истә! Ул тәмне мин армиядә хезмәт иткәндә тагын бер татыдым. Язга таба кими башлаган булгандыр инде: бәрәңгегә крахмал куша торганнар иде, тәме белән бәрәңгедән аерылмый аерылуын, шулай да кәлҗәмә тәме килә торган иде. Аннары калак белән алганда калакка ияреп, сузылып менә торган иде.

Әбекәйдән өйрәнгән балтырган, кычыткан ашларын һәр яз саен хәзер дә пешерәбез. Ит шулпасына да ярый, сөткә пешереп, туң май да сызгырып җибәрсәң – телеңне йотмалы була. Дәрт итсәгез, пешереп карагыз. Әби-бабай белән үскән балалар, барыбер дә, бәхетлерәк инде. Рәхмәт аларга!

Әнвәр Сәрвәров.

Тат. Бүләр.

 

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: