Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Кайгырту

Сентябрь аенда Бөгелмә шәһәренең “Вита” санаториенда сәламәтлекне ныгытып кайттык. Районнан биш кеше барган идек. Авыруыңа карап, күп төрле дәвалар алырга була, ашау да яхшы. Шәфкать туташлары бик ачык.

Сентябрь аенда Бөгелмә шәһәренең “Вита” санаториенда сәламәтлекне ныгытып кайттык. Районнан биш кеше барган идек. Авыруыңа карап, күп төрле дәвалар алырга була, ашау да яхшы. Шәфкать туташлары бик ачык. Санаторийда чисталык, гөлләр арасыннан гына йөрисең. Үзләренең автобусы бар, кая барасың килә – шунда алып баралар, экскурсияләргә дә йөрергә була. Сауна, бассейны эшләп тора. Клубта көн саен концертлар күрсәтәләр. 
Санаторийның баш табибы – үзебезнең Сал. Мухан авылы егете Ривал Нуриев иртәдән кичкә кадәр халык арасында. Теш табибы – Исәнсеф авылы егете Рәсим Акмалов. Якташларыбыз белән горурланып йөрдек. Халык сәламәтлеге сагында озак еллар эшләргә язсын аларга. 
Әнә шундый кайгырту күреп, дәваланып, ял итеп кайтуыбызга күп тә үтмәде, өлкәннәр ункөнлеге башланды. Бу уңайдан Исәнсеф авылы клубы хезмәткәрләре Илмир белән Ирина чәй табыны әзерләде. Тат. Бүләр урта мәктәбе укучылары бик матур концерт куйдылар. Әбиләр, дөнья хәлләре турында сөйләшеп, күңел ачып, канәгать булып кайтып киттеләр. Шул ук көнне “Август- Мөслим” агрофирмасы бик күп күчтәнәчләр өләште. Өлкәннәрнең күңеле булды. Күкләребез аяз, дөньялар тыныч булсын, киләсе елларга да күрешергә язсын! 
Мөҗәһидан 
Мортазин, 
ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев