Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Чир аяк астыннан йөрми...

Минем исемем Гыйздетдин, инде 70тән өстә. Гомер буе руль артында. Шулай көтмәгәндә, рульдә барган җирдән кисәк кенә чирләп китәргә туры килде. Ул чакта минем өчен иң якын хастаханә Мөслим районыныкы иде. 

Башка район кешесе булуга карамастан, мине монда бик җылы каршы алдылар. Табиблар “Кичекмәстән операция ясарга кирәк” дигән фикергә килде. Борчылуым юкка булган. Аллага шөкер, бар да яхшы үтте. Баш табиб урынбасары Якупов Данияр Нәҗип улына, хирург Хәйретдинов Рамил Рафаэль улына һәм хирургия бүлегендә эшләүче барлык шәфкать туташларына, санитаркаларга, шулай ук Хатыйп Хәйбрахмановка чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. 
Мин инде шактый гомер иткән кеше. Еш чирләп интекмәсәм дә, хастаханәләр күргән булды. Мөслим хастаханәсе нәрсәсе белән истә калды һәм шаккаттырды? Беренчедән, монда – искиткеч мөгамәлә, игътибар, җылы караш. Табиблар да, хезмәткәрләр дә төгәллекләре белән аерылып тора. Мондагы чисталыкны – изгеләр чишмәсенә, пөхтәлекне яшь кәләшнең туй күлмәгенә тиңләрлек. 
Сүземне йомгаклап, ак халатлы фәрештәләргә тагын бер кат рәхмәтләремне җиткерәм. Авырулар барыбызны да читләтеп үтсен! 
Г. Минһаҗетдинов. 
Сарман.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X