Мөслим-информ

Укучыларыбыз яза. Аңлый белү кирәк

Көзләргә дә килеп кердек менә. Инде картлык та ишек шакый. Яшь баруга тәңгәл рәвештә аның сырхаулары да үзеңә ияреп йөриләр шул. Үзәк хастаханәдә чираттагы дәвалануым турында булыр сүзем. 

Көзләргә дә килеп кердек менә. Инде картлык та ишек шакый. Яшь баруга тәңгәл рәвештә аның сырхаулары да үзеңә ияреп йөриләр шул. Үзәк хастаханәдә чираттагы дәвалануым турында булыр сүзем. 
Я Ходам! Сөбханалла! Мөслимебез шикелле үк, хастаханә дә космик дәрәҗәдә үзгәргән... Бу объектны тыштан күрү – бер мәсьәлә. Һәм биредә инде шактый күптәннән булганым да юк иде. Эчтәге хәлләр ничек икән соң дигән уй белән терапия бүлегенә уздым. Һәркайда ялт итеп торган тәртип. Шәһәр клиникалары да көнләшерлек шартлар. Биредәге хезмәткәрләр турында болай да беләләр дисәм дә, язам әле. Күзгә ташланган нәрсәләр менә алар: тирән белемлеләр, энтузиастлар, кеше хәсрәтен йөрәкләре аша үткәрү көченә ияләр. Һәркемгә ихтирамлылар. Ниндидер үтенечең булса, иң элек сабыр гына тыңлап бетерәләр. Аннары хәлләреннән килгәнчә ярдәмгә ашыгалар. Пөхтә, чиста, төгәл һәм бик күркәм дә үзләре. Әллә нинди фотомодельләрең дә читтә торсын. Булдыклы, энергияле яшь табиб-терапевт үз янына хезмәтттәшләренең иң-иңнәрен генә бөртекләп җыйган дигән фикергә киләм. Киләчәктә дә шул дружинаң белән эшләрең гел-гел уңышлы барсын! Алларыңа ак җәймәләр, энем! Сүз уңаеннан – тикшеренүләр үткәрүче бүлек хезмәткәрләре һәм хастаханә аксакалы Рәшит Вагыйзовка да зур рәхмәтләрем барып ирешсә иде. 
Һәр нәрсәнең дә капма-каршысы булган шикелле, матур уйларны ямьсезләүче күренешкә дә тап булдым. Төшке аш вакытында иртән генә дәвалануга салынып, әлегә “довольствие”гә куелып өлгермәгән яшь кенә ханымга кызган балык порциясе җитмәде. И тузынды шунда үзе. Җәнҗалчы ханым башта икенче ашын шап итеп өстәлгә томырды. Аннары, әллә нинди ямьсез сүзләр әйтеп, беренчесен дә. Андыйларга клиникада бераз этика кагыйдәләрен дә өйрәтү кирәктер, бәлки? Ачлык елларда да халык бик күпкә түземле, кешелеклерәк булган. Аннары биредә бары мин генәдер дигән уйны да баштан чыгарып атыйк инде. Көн дә даими үзгәреп торган авырулар агымы барын да истән чыгармыйк. Биредә күпме ятучы һәм шулкадәр үк үзгә холык-фигыль, каприз булуын да онытмыйк. Мондый чуар халык массасын кайсыбыз гына көйләп бетерә алыр икән? “МЧС”ыбыз саналучы ул изге затларның йөрәкләрен бозмыйк! Бик тә мәзәк факт: җәмгыятьтәге хәлләрне яктыртканда массакүләм мәгълүмат чаралары да, үч иткәндәй, иң беренче эш итеп, медицинаны чәйни. Янәсе, менә бары аларда гына иң югары дәрәҗәдә коррупция һ.б. Югары кәнәфиләрдә утыручы әфәнделәр, тиешлесен бирмичә, шундый җан асрау юлына үзләре үк этәрә түгелме соң? Икенчедән, коррупция дигән күңелсез нәрсәне булдырмас өчен ниләр эшләнә соң? Бигрәк тә, хезмәткәрләргә тиешле хезмәт хакы түләүдә эшләр бик тә аксый. Төрле хезмәтләр өчен түләү рейтингында иң югары баскычларда медицина хезмәте булган илләрдән безгә көнләшергә генә әле. Һәм үрнәк тә алырга иде. Бездә халыкара һәм суперлигаларда уйнаучы дистәгә якын спорт командалары бар. Башта ук искәртәм: бай абзыйлар хуҗа булган ул дружиналар алар өчен читтәгеләр белән мактанышу өчен кирәкле инструмент кына түгелме? Бу максатларга күпме халык акчалары тотыла? Алардагы “патриот” уенчыларга ияреп, читкә күпме валюта китә? Болары инде мәңгелек сер. Мин инде ничәнче йөз кат гаҗәпләнәм: кемнәргәдер шулкадәр зиннәтләр тудыру нинди максаттан? Менә шул күпчелеге кирәксез клубларны бераз “чишендереп” бюджет средстволарын медицинага һәм персоналга хезмәт хакларын арттыруга юнәлтсәләр, бик яхшы булыр иде. Сәламәтлек саклау департаменты һәм министрлыкта да астан әйтелгән ул фикерләргә бераз колак салмаслармы дигән өметтә калам. 
Тимерхан Шәрәфетдинов. 
Баек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: