Мөслим-информ

Укучыларыбыз иҗаты. Истә, һаман да истә

Көзге урман. Алтынсу-сары яфраклардан төсле келәм түшәлгән. Аның өстенә басарга да куркып, әкрен генә алга атлыйбыз. Агачлардан соңгы яфраклар коела.

Көзге урман. Алтынсу-сары яфраклардан төсле келәм түшәлгән. Аның өстенә басарга да куркып, әкрен генә алга атлыйбыз. Агачлардан соңгы яфраклар коела. Колакка төрле тавышлар ишетелә: кошлар чыркылдавы, агачлар шыгырдавы һәм шуларның барысына да кушылып, урман шаулавы. Күңелнең түренә үтеп керерлек итеп салмак кына урман шаулый. Күчмә кошлар инде китеп беткән, урман әкрен генә кышка әзерләнә. 
Без дә кышка әзерләнәбез. Әткәй белән кышкылыкка утын юнәтү уе белән урман түренә керәбез. Якшәмбе көн. Иң өлкән бала булгангамы (ул вакытта 7 класста укый идем), кая гына барса да әткәй гел мине ияртеп йөрде. Кулымдагы челтәр сумкада – пешкән йомырка, ипи һәм чәй. Әткәйдә – аркылы пычкы, балта кебек кирәк-яраклар. 
Көзге урманның матурлыгына сокланып, әткәй артыннан атлыйм. Орлыкланып беткән кычыткан өтеп алса да, тигәнәк ябышып киемнәремә сарылып бетсә дә, җирдәге биек үлән астында калган агач ботакларына сөртенеп егылсам да, исем китми. Күзләрем – безне озата баручы агачларда. Кып-кызыл балан, янып торган миләш куакларына ымсынып алга баруымны беләм. Алар: “Мине өз инде, ал, калдырма!” – дип, пышылдыйлар кебек. Янымда дөньядагы иң ышанычлы кешем – әткәем булса да, шөлләп тә куям, үзем дә сизмәстән, уйларымны кычкырып ук әйтәм: 
– Ә адашсак?! 
Әткәй көлә генә: 
– И кызым, бу урманның һәр агачын, һәр чокырын беләм. Кара төндә күземне йомып та кайта алам. Мин барда курыкма! – дип кеткелди. 
... Әткәй ботаклары корыган, картайган агачларны барлап чыкты. Аннары икебез дә җиргә тезләнеп, аркылы пычкы белән берәм-берәм агач кисә башладык. Минем нәни кулларым арыса, туктап, ял итәбез. Агачны аударып, балта белән ботакларыннан арындыргач, озын кәүсәне тигез кисәкләргә бүлеп, бер урынга матур итеп тезәбез. Төш җитүгә алып килгән ризыкларыбыз белән әбәд ясап алабыз. Эшләгәч, табигать кочагында ашыйсы килә икән ул. Ни ачыксак та өйдәгеләргә “куян күчтәнәче” дә калдырабыз әле. Әткәй, чалкан ятып, 10-15 минут ял итеп ала. Күзләрен йомып, әкрен генә моңлы җыр суза. Җыр әкренләп сызгыруга күчә... Шул чакта урман кошлары да, тын калып, берара әткәйне тыңлый. “Безнең хордан түгел ахры”, дигәндәй үз көйләренә сайрарга, чыркылдарга тотыналар. 
Ял итеп алгач, тагын эшкә тотынабыз. Якын-тирәдә безнең пычкы тавышы гына: “чаж-чож, чаж-чож...” Ул агачларны әткәй, байтак вакыттан соң гына транспорт табып, алып кайта. 
...Көзге урманга барсам, әле бүген дә шул чакларны искә төшерәм дә, үзәкләрем өзелә. Әткәемне юксыну, бәхетле балачак елларын сагынудан күзләргә яшь килә. Әткәем – күптән гүр иясе, үсмер чагым да инде еракта калды. Бүген урманнар да башка, алар әкренләп, чытырманлыкка әйләнеп бара. Анда балта, пычкы тавышлары да ишетелми. Чөнки халык рәхәткә чыкты – өйләрне газ җылыта, күпләрнең мунчасында да газ яна. Утын да, ботак-сатак та кирәк түгел. Ил җитәкчеләре урмандагы корыган агачларны бушка төяп китәргә дә рөхсәт итә әнә. Итмәс иде дә, урманнар чүпләнде. Без яшь чакта, “санитар чистарту” дип, коры агач кискән өчен үзеңә акча түлиләр иде. Заманалар кая бара диген... 
Фирая Исламова. 
Исәнсеф-Чишмә – Азнакай.

Фотосы Pixabay сайттынан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: