Мөслим-информ

Укучыларыбыз яза: кеше бар яктан да матур булырга тиеш!

Бер кыйсса бар: Ике чәчән очрашканнар да, бер-берсенә карашып торалар икән. Берсе түзмәгән, “әйт инде бер генә сүз булса да” дигән. Шул рәвешле әңгәмәдәшенең бер сүзеннән кем икәнен аңлый алуын аңлаткан.

Үзгә сөйләм

“Миндәләнең кыдыл бодауы” дип, безнең яктагы кебек матур итеп, беркем дә сөйләшә алмый. Ыкның сул ягындагы авыллар да, Актанышның Агыйдел буена сыенып утырганнары да, Минзәләнең теге як авыллары да. Тик никтер беренче класска укырга керү белән ул сөйләмгә каршы көрәш ачтылар, “д” белән сөйләшсәң, дәрестә көләләр иде.

Безнең авылда “з” белән сөйләшә торган ике әбине хәтерлим мин. Берсе Мамадыш ягыннан Нурлыһода әби иде. Ул чорда авыл матур әбиләргә бик бай иде. Шул матур әбиләрнең дә иң матуры булып истә калган ул. Сугыш башланганда ике улы белән туган ягы Мамадышта калган Нурлыһода әби, ике малаен алмаш-тилмәш күтәреп, ире йортына кайтып төпләнә дә, шуннан бер кая да кыймылдамый. Олы улы белән килене кулында Бүләр корткасы булып бакыйлыкка күчте. Икенчесе Фәүзия әбинең “з” хәрефе турында шаяртып, “Газ карыйммы, каз карыйммы” дигән әйтеме генә калды. Бу әбиләрнең “з” кушып сөйләшүе үзенә күрә культуралылык билгесе (хәзер зыялылык дип тә җибәрәләр) булды микән дип уйлыйм.

Ак чалбарлы бичә

Беркөнне олы юлдан барам. Рәхәт асфальт юл шоп-шома, юл буена ап-ак сызык сызылган, узышырга ярамаган җирендә уртада туры сызык, узышырга ярый торган урында – өзек- өзек. Юл буйларында янып торган билгеләр. Автобуслары йөрмәсә дә, авыл саен автобус тукталышлары, шәһәрең бер читтә торсын! “Выжт” итеп бер иномарка узып китте. Таныдым, йөрәк чуар булса да, куышмадым. Аякны газдан алып, күз күреме җибәрдем дә, артыннан баруымда булдым. Автобус тукталышына борылу сигналын күргәч, тормозга ук бастым, утыртасы кешесе булса комачауламаска исәбем. Утырырга керүче күренмәгәч, “эшеңне өйдә бетереп чыкмагансың икән” дип, сукрана-сукрана якынлашуымны дәвам иттем. Чөнки автобус тукталышы артыннан йөгереп чыгучы юлчылар миңа гына туры килми торгандыр. Юк, бу уем да ялгыш булды. Машинадан ак чалбар кигән бер бичә төште дә, тукталышта бер полиэтилен пакет калдырды. Чүп пакеты...

Чәчәкле йорт һәм юынтык су

Мөслим матурланды хәзер. Урамнарда шома асфальт, брусчатка тротуар. Төрле төрле материал белән тышланган матур өйләр, капка төбендә чәчәкләр... Машина тизлеген арттырыйм дисәң дә, чаба алмыйсың: әле анда, әле монда “полицейский” сузып салганнар. Теләсәң-теләмәсәң дә, уңга-сулга каранып, хозурланып барырга мәҗбүр буласың. Шулай каранып барганда, чәчәккә күмелеп утырган бер йортның урам капкасы ачылып китте дә, яулыгын чөеп бәйләгән бер хатын ялт бер чиләк юынтык суын урамдагы канауга! Шакшы суын биткә сипкән хәтле булды. Капка төбендәге чәчәкләр дә тоныкланып, ямьсезләнеп калды, төсләрен җуйды. Белмим, бу бала әбисез үсте микән, әллә булып та, әбисе өйрәтмәде микән? “Юынтык су түккән җирдә йөрмәгез, зәхмәт кагылыр. Юынтык суыгызны иелмичә түкмәгез, фәрештәнең канатын сындырырыз. Юынтык суыгызны теләсә кайда түкмәгез, өйнең бәрәкәте качар” дигән сүзләрне бит әбиләр тукып кына тордылар...

 

Бер кыйсса бар: Ике чәчән очрашканнар да, бер-берсенә карашып торалар икән. Берсе түзмәгән, “әйт инде бер генә сүз булса да” дигән. Шул рәвешле әңгәмәдәшенең бер сүзеннән кем икәнен аңлый алуын аңлаткан.

Минем бу өч очракны бергә бәйләвемдә очраклы түгел, “Миндәләнең кыдыл бодауы” булмыйча, “з” белән сөйләшү дә, крутой иномаркага ак чалбар киеп утыру да, капка төбендә чәчәкләр үстерү дә культуралылык билгесе түгел, аны үлчәү берәмлеге була алмый икән. Урысның мәшһүр классигы әйтмешли, кеше бар яктан да матур булырга тиеш!

Әнвәр Сәрвәров.

Тат. Бүләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: