Мослим

"Туксанынчы елларда илдә таркаулык башланды..."

Татарстан АССР оешуга - 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулу билгеләп үтеләчәк.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан АССР оешуга - 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуны бәйрәм итү турында указ кабул итте. Тарихи әһәмияткә ия булган әлеге вакыйгалар уңаеннан республикада юбилей чаралары уздыру күздә тотыла.

Татар халкының дәүләтчелек тарихы бик күп еллар элек башланган. Монысын иң яңа тарих дип әйтсәк тә, хата булмастыр. ТАССР оешуга 95 ел тулуның республика өчен генә түгел, бөтен Россия өчен әһәмиятле вакыйга булуын әйтеп үтәргә кирәк. Республика барлыкка килүнең әһәмияте нәрсәдә? Бу хакта райондашларыбызның фикерен тыңлыйк.

Рөстәм Шәрипов, 2002-2004 елларда даими нигездә ТР Дәүләт Советы депутаты:

- Республика ул дәүләт белән идарә итү системасы дигәнне аңлата. Республика булгач, дәүләтнең югары власте халык сайлаган депутатларга бирелә. Советның үз конституциясе, власте, җитәкчеләре билгеләнә. 1994 елдаТР Югары Советын Дәүләт Советы дип үзгәртү турында карар кабул ителә. Карар нигезендә Дәүләт Советы дип үзгәртелсә дә, асылда эш принциплары шул ук калды, үзгәрешләр депутатлар составында һәм аларның санында гына булды. Татарстан республикасы дәүләтчелеген саклап калуда Дәүләт Советы зур роль уйнады. Бу чор эчендә Дәүләт Советы тарафыннан әһәмиятле карарлар кабул ителде. Шулар арасында Татарстан Республикасының суверенлыгын, халкыбызның мәнфәгатьләрен яклап кабул ителгән карарлар да бар.

Район халкы исеменнән сайланган депутатларТР Дәүләт Советының һәр чакырылышында катнаштылар һәм карарлар кабул итүдә үз тавышларын бирделәр.

Галия Фәрхетдинова, мәгариф ветераны:

- Моннан 95 ел элек Татарстан автономияле республикасы төзелү республиканың икътисади, социаль-мәдәни үсешенә зур үзгәрешләр кертте. Аграр республикадан индустриаль-аграр дәүләткә әверелде, сәнәгать объетлары төзелде, халыкның аң-белем дәрәҗәсе үсте, төрле катлам вәкилләренең балалары өчен уку йортларының ишекләре ачык иде. Республикабыз, тулысынча үзбилгеләнү хокукына ия булмаса да, зур үсеш чоры кичерде.

Илебездә демократик үзгәртеп корулар башлангач,1990 елда Татарстан Республикасы суверен республика дип игълан ителде. Соңгы үсеш чорында суверен сүзе документта гына сакланса да, республикабыз үсешендә бик күп уңай үзгәрешләр булды. Татар теле дәүләт теле дип игълан ителде, милли мәктәпләр, гимназияләр ачылды, фән-техника, уйлап табулар өлкәсендә Татарстан галимнәре зур уңышларга ирештеләр. Аларның эшчәнлеге Россиякүләм кулланылыш тапты.

Татарстан бик күп мәсъәләләрне мөстәкыйль рәвештә чишә башлады. Чит илләр белән икътисади хезмәттәшлек җайга салынды. Җитәкчеләрнең дөрес сәясәт алып баруы нәтиҗәсендә, төбәгебез бүгенге көндә Россия составындагы алга киткән регионнар рәтенә күтәлерлде. Безгә башка төбәкләрдән генә түгел, чит илләрдән дә тәҗрибә уртаклашырга киләләр. Димәк, республикабызның үз йөзе, үз кыйбласы бар. Аның белән санлашалар, киңәшләшәләр, аннан үрнәк алалар.

Клара Шәйхәйдарова, хезмәт ветераны:

- ТАССР вакытында без җиргә нык басып, иртәгәге көнгә ышаныч белән йөргәнбез икән. Әмәкәй авылында колхозда 2000 баш дуңгыз, 2000 баш сарык, савым сыерлар, 5000 тавык асрала иде. Берара атларның баш саны 160ка җитте. Эшләгән кешенең хезмәтен күрделәр, бәяләделәр. Эш нәтиҗәләребез белән республика күрсәткечен узып китеп, Мәскәүгә, ВДНХ га кадәр бардык. Коммунистлар партиясе көчле булды, идеология бар иде, дәүләт контроле эшләде, җитешсезлекләр тикшерелеп, чарасын күрделәр, хатын-кызлар советы үз сүзен әйтә иде.

Туксанынчы елларда илдә таркаулык башланды. Иң беренче үзгәрешләр авылда сизелде: колхоз- совхозлар таралды, авылда эш бетте, яшьләрнең киләчәккә өметләре сүрелде. Яшь ир-атлар читтә эшләргә мәҗбүр. Икешәр ай гаиләдән аерылып торалар, хатын-кызлар үзләре генә бала үстерәләр, балалар әти тәрбиясе күрмиләр. Мине иң борчыган мәсъәлә - яшьләр авылда калмыйлар, чөнки эш юк. Алар булмагач, балалар юк, бала саны аз булгач, мәктәпләр ябыла. Авылның киләчәге бетә, дигән сүз. Авыл хуҗалыгына югарыдан әһәмият бирмәсәләр, тиздән иген игеп, бәрәңге эшкәртүче дә калмаячак.

Фоат Садриев, язучы:

- Татарстан АССР төзелү - һичшиксез, зур тарихи вакыйга. Ул татар милләтен тану, аңа аерым статус бирү иде. Автономия булганнан соң, республиканы һәр яклап үстерү буенча планлы эш җәелдерелә. Яңа завод-фабрикалар, МТСлар, колхоз-совхозлар төзелә, институтлар оештырыла, мәҗбүри башлангыч белем бирү, татар телен кулланылышка ныграк кертү, киң халык массаларын алда торган бурычларны үтәүгә туплау, хезмәт кешесен олылау нәкъ менә автономия чоры атрибутлары булып тора. Республиканы кинофикацияләү, радиолаштыру, язучылар, рәссамнар, композиторлар берләшмәләре төзү, Дәүләт китап нәшрияты, яңа театрлар, филармония, консерватория ачу -- милләтебезне рухи үстерүгә уңай этәргеч ясады.

Хәзерге Дәүләт Советы бүгенге катлаулы, тиз агышлы заманда әлбәттә, бик зур эшләр башкара, бөтен өлкәгә дә йогынты ясый. Хәтта Россиянең кайбер законнары Татарстан законнарына нигезләнеп кабул ителә. Иң мөһиме безнең белән санлашалар, монда республикабызның Россиядәге әйдәп баручы регионнар рәтенә күтәрелүе дә зур роль уйный.

Киләчәккә минем теләгем бар: алдагы сайлауларда Дәүләт Советына гади халык массаларыннан да вәкилләр булсын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: