Мөслим-информ

Тугашым тарихын барлый

Туган авылым Тугашның 265 еллыгы уңаеннан оештырылган кичәнең кунагы булырга насыйп итте.

Тугаш авы­лы китапханәчесе һәм мәдәният йорты җитәкчесе Флүрә һәм Ра­дик Мәхүбрахмановлар зур­лап чакыргач, гаиләбез белән кайттык. Тик мин күзаллаган чара булмады бу.

Тик мин күзаллаган чара булмады бу. Тамаша залында берничә дистә авыл апасы уты­рыр, авылымда ике-өч бөртек кенә калган мәктәп баласы ши­гырь сөйләр, мин белгән җырга һәвәс авылдашларым чыгыш ясар дигән фаразым кайтып төшүгә үк таралып юкка чыкты.

Тамаша залында алма төшәр урын да юк иде. Күрше авыл­лардан да килгәннәр, читтә яшәүче авылдашлар да кайт­кан. Сәхнә арты исә умарта күчедәй кайный: авыл театры мәш килеп әзерләнә, Мөслимнән килгән үзешчәннәр дә күренә. “Әртис”ләрнең мин танымаган­нары да шактый. Бигрәк тә, ко­кошниклы, ягъни рус халкының милли киемнәреннән килгән ха­нымнарны күреп гаҗәпләндем. Минзәлә районы Яңа Маҗын авылы вокаль ансамбле кунак­ка килгән икән. Ут күршеләр бит!

Хуш, “монда мин генә җитмим икән” дигәнне сылтау итеп, мыштым гына тамаша за­лына кереп утырдым. Тугаш мәдәният йортына күптәннән ремонт кирәклеге күренеп тора. Тик минем авылдашларым ре­монтсыз клубта да матурлык та, рәхәтлек тә тудыра белә! Һәр тамашачыны клубка керүгә үк чәй табыны белән кайда каршы алалар әле?! Тамаша залында сәхнә янында ук зур экран ку­елган, анда кичә буе авыл тари­хына бәйле язмалар, фотолар күрсәтелде.

К ү п т ә н м о н д ы й җылылык, ихласлыкка төренеп, ләззәтләнеп тама­ша караган булмаган икән! Үзләрен “йолдыз”дип атаган артистларның бертөрле сцена­рий эчендәге, бертөрле ритмга корылган җырларыннан торган концерт программалары түгел шул инде бу! Авыл ветераннары Расыйх абый Әхтәмов, Фәйхүнә апа Шәйгәрданованың Тугаш та­рихы буенча ясаган чыгышлары бик тә мавыктыргыч, кызыклы булды ки, шөкер, “аяклы энци­клопедия” диярлек кешеләр бар әле авылыбызда диештек.

Әй, самими дә, шаян да инде авылдашларым! Һәрберсен ко­чып алырдай булып утырдым. Сәхнәгә җырларга чыгуга: “Үлләм, миңа бу кадәр кеше була дип әйтмәделәр бит!” – дип кыч­кырып җибәргән егетебез Рамил Вәдигуллин, ыштансыз чагын­нан җырлаган “Шахта”сының сүзләрен буташтырса да, бөтен залны моңга күмгән энекәшем Рөстәм Кыяметдинов, авылы­бызда мәдәниятне үстерүгә бар гомерен багышлаган Радик яшь­ти, без кечкенә чакта сәхнә тот­кан Рәмилә апа Вәдигуллина, әле дә үзе баян күтәреп җырлаучы Фәйрүзә апа Бәшәрова һ.б. без­не кабат әсир итте.

Авылның үзешчән театры хакында күпме сөйләсәң дә аз­дыр, мөгаен. “Безнең бит репе­тиция ясап ятарга вакыт юк. Әнә, кичә капкага кыстырып киткәннәр ролемнең сүзләрен...” – диде соңыннан сораштыру­ыма сәхнәдә марҗа килен ро­лен оста итеп башкарган Рәмилә Гыйбадуллина. Фәүзәрия апа Бәдретдинованың “урамнан урап кайтып та талашырга кеше тапмагач, көзге каршына басып талаша торган” каенанасын, аның “мүкләк малае” ролендәге Илфак чордаш Афзалов уенын карап, тәгәри-тәгәри көлдек!

Сүз уңаеннан, кичәгә “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалының “Манзара” тапшыруы алып баручысы, җырчы Ильяс улым да чакы­рулы иде. Зур сәхнәләрдә, зур чаралар алып барган егетем дә әлеге кичәдән бик тәэсирләнеп кайтты. Сәхнәдән: “Мин дә сез­неке, Тугаш малае бит!” – диюе йөрәккә сары май булып ятты, мәгәр.

Бу кичәнең дилбегәсен нәфис кулларына уч­лап тотучы Венера туташ Мәхүбрахманова икәнлеген әйтү мәслихәттер. Флүрә һәм Радик Мәхүбрахмановларның кызы ул. Сәхнәдә беренче тап­кыр яңгыраган “Туган авылым – Тугаш” җырының сүзләрен дә Венера язган. Көен Илфират Зәйниев иҗат иткән, ул беренче башкаручысы да булды.

Гомумән, Венерабыз – авыл мәдәниятен яшәтүдә әти- әнисенең уң кулы. Барлык ча­раларны оештыруда ярдәм итә. Авылның үткәнен барларга кирәклек турында беренче чаң кагучы да шушы бала бит. Тугаш авылы турында никадәр тарихи фактлар, кызыклы материаллар җыйган!

Бөтен Татарстанга чәкчәк пешерү остасы булып таныл­ган Гөлүсә апа Мөхәммәдишина “Тугашыма – 265 ел” дип языл­ган Кала тавыбыздан аз гына кечерәк чәкчәк пешереп алып килгән иде. Әй, сыйландык чирәмдәшләр-урамдашлар белән!

Сәхнәгә менеп сүз алмавыма яңадан сөенеп тә куйдым. Бер мичкә балга бер кашык дегет салган кебек була иде сөйләвем. Ник дисәң, авылдашлар җыйган фактлар никадәр кызыклы бул­масын, Тугашка 265 ел гына бу­луга шигем һаман да зур минем. Шул хакта сөйләргә җыенган да идем. Җитмешенче елларда мин әле мәктәп баласы идем. Әтидән һәм әбидән сораштырып, авыл тарихын яздым. Шул язмамны “Авыл утлары”на юлладым һәм миңа “бернинди дәлилләр белән дә расланмаган фактлар”ны ба­стыра алмыйбыз дигән җавап килде. “Нинди дәлил кирәк инде тагын?” дип, бик нык ачу­ланып, ул темага гомерем буе кабат кайтмадым да. Авылның хәлле кешесе Даут бай кызы, за­манына күрә укымышлы кар­чык – Гыйльменур әбием, бик төпле фикерле, белемле әтием Шәйхулла сөйләгәннәр ник дәлил була алмады икән? Та­рих шулай языла түгелме соң ул? Әтием сөйләгәннәр бераз хәтердә.

– Емельян Пугачев явы башлангач, Тугаш аңа 500 су­гышчы биргән. 1774 елда Әби- патша Екатерина II бунтны ба­стырырга полковник Иван Михельсон җитәкчелегендә гаскәр җибәргән. Каратель, ягъни җәза отрядларына бунт­та катнашкан авылларны да җир йөзеннән юк итәргә боерылган. Башта Юлдаш исемен йөрткән авыл да шул язмышка дучар ителгән. Әнә, Олы болында җир сөргәндә кеше сөякләренә ох­шаш сөякләр чыккалый иде. Урман-әрәмәдә качып калган авылдашлар яңа авылга нигез салганнар. Тугаш исемле кеше аларның җитәкчесе булган, – дип сөйләгән иде ул.

1773-1775 елларда булган Пу­гачев явына сугышка ярарлык 500 ир кеше биргән авыл бик зур булган булырга тиеш бит. Әгәр авылыбыз 1756 елларда оеш­кан дисәк, бунт башланганда бары тик унҗиде еллык тарихлы авыл берничек тә 500 сугышчы бирә алмый. Авылыбыз янында гына Пугачев тавы дип аталган тау да бар. Аның өстендәге юл­дан Пугачев гаскәрләре узган дигән фикер яңгырады кичәдә. Тик шундый яу купканда безнең элеккедән кыю-гайрәтле бу­лып дан алган Тугаш бабала­рыбыз читтә калганмы инде?! Бунтта 500 тугашлы катнашуын әтиемнән генә ишетмәдем. 1996 елда Түбән Камада Мөслим як­ташлык җәмгыяте оештырыл­ды. Менә шунда берничә зы­ялы якташыбыз авызыннан Мөслимнең иң борынгы авыл­лары аталды. Алар арасында Ту­гашыбыз да бар иде. Аннан шуңа игътибар итик: Тугаш сүзенең үк борынгы кеше исеме икәнлеге күренә. Каенлы, Зирекле кебек ясалма исем түгел бит. Аннан бик күп еллар элек безнең авыл кызы, ялгышмасам Зәйтүнә исемле апаның матбугатта яз­ган мәкаләсенә юлыккан идем. Ул да нәкъ шушы фактлар ха­кында язган иде.

Тугашымның минем чор­дагы һәм миннән олырак кешеләре беләләр: авыл очын­да борынгы каберлекләр бар иде. Без шул кабер ташлары ара­сында уйнап үстек. Ул ташлар­дагы язуларның бик борынгы телдә язылганлыгын өлкәннәр әйтәләр иде. Гарәпчә “шытыр­датып” укыган әбиемнең ул язу­ларны укый алмавын әйткәне бар. Тик совет чорында ул урын­ны әйләндереп алу, борын­гы кабер ташларына реставра­ция ясау турында берәү дә уй­ламады. Шул эш эшләнгән бул­са, менә хәзер “берничек тә рас­ланмаган фактлар”ымны язып утырмас идем. Венера сеңлем дә авылыбызның 1000 еллык кичәсен оештырып йөрер иде. Ярар, иң мөһиме, боз кузгалды! Бу кызыбыз зур эшләр булды­рырга сәләтле икәнен күрсәтте инде, иншәАллаһ!

Авылларда китапханәләр гөрләп эшләвен күреп тә бик куанам. Китапханәчеләрнең телебез, милләтебез өчен куйган хезмәтләре дөрес бәяләнәме икән дип тә уй­лыйм. Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясен ел саен бер районның китапханәләр челтәренә бирсәләр икән ул! Тугаш китапханәсе мөдире Флүрә ханымның эшенә сокла­нып туя алмыйм. Китап кына биреп утырмый бит! Җиң сыз­ганып барысына да тотына. Менә бит, мәрхүм әти-әни, әби- бабайларыбызның рухларын ку­андырып, Тугашыбызның ма­тур, данлы тарихын яктырткан искиткеч кичә оештырды.

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Мәхүбрахмановлар гаиләсенә, авылдашларыма шушындый зур чараны уздырганнары, авылыбызның үткәнен бар­лаганнары өчен чиксез зур рәхмәтемне белдерәм.

Раушания Шәяхмәтова- Кыяметдинова. Тугаш – Түбән Кама.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: