Мөслим-информ

Туган телеңне белмәү – оят!

Районда туган телдә белем һәм тәрбия бирү 97 процентны тәшкил итә. Татар телендә тәрбия бирү – 93,8 процент. Ә татар телендә белем алучылар саны 28,3 процент кына. 


Күпчелек туган телен татар теле дип күрсәтсә дә, укучылар нигездә рус телендә белем ала. Укытучылар моның сәбәбен балаларның, дөресрәге, әти-әниләрнең туган телдә укырга теләмәве белән аңлата. Туган телдә белем алу бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганда кыенлыклар тудыра, янәсе. 
 

Михайловка урта мәктәбендә 114 бала белем ала. Шуларның 79 проценты – татар милләтеннән. Балаларның 21 проценты – рус, 9 проценты катнаш гаиләдә тәрбияләнә. “Тулысы белән татар балалары укыган сыйныфлар бар. Ләкин балалар арасында: “Мин татар түгел бит”, дип, татар телендә сөйләшергә теләмәүчеләр дә бар”, – ди Михайловка урта мәктәбе директоры Эльмира Исламова. 
 

Түбән Табын сәламәтлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбендә, киресенчә, күбрәк рус телле балалар белем ала. Шулай да “балалар бик теләп татар телен өйрәнә, чараларда катнаша”, ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенче урынбасары Диана Шакирова. 
Балалар бакчасында дәресләр нигездә татар телендә бара. “Карлыгач” балалар бакчасына 89 бала йөри. Шуларның 83е – татар балалары. “Дәресләр татар телендә уза”, – ди бакча мөдире Гөлнур Фазлыева. Бакчада татар телендә сөйләшеп өйрәнгән сабыйлар мәктәптә рус телендә белем алырга тиеш булып чыга. “Бу – балалар өчен икеләтә стресс”, – ди район башлыгы Рамил Муллин. Тик, балалар бакчада татар телендә белем ала, дип ышандырсалар да, сабыйларның күпчелеге русча сөйләшә! Моның сәбәбен укытучылар нәниләрнең рус телендә мультфильм каравына бәйләп аңлата. Алай дисәң, безнең буын да русча мультфильм-киноларны карап үсте! Татарча аралашабыз бит! Хәзер әле балалар өчен дә татар телеканаллары бар! 
Мәгариф хезмәткәрләре татар телендә белем бирү өчен методик әсбаплар һәм кадрлар җитмәвен проблема итеп күрсәтә. Бәлки, теләк һәм туган телгә мәхәббәт җитмидер?! 

 

Иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов, туксанынчы елларны мисалга китереп, һәр сыйныфта параллель классның татар телендә укытылуын искәртте. 
 

– Закон нигезендә баласының кайсы телдә белем алуын әти-әни хәл итсә дә, “Әти-әниләр нәрсә әйтер” дигән фикер сагайта, – ди ул. – Тик туган телгә игътибар, туган телгә мөнәсәбәт республика күләмендә Президент югарылыгында куелган вакытта әти-әниләрнең һәм мәгариф хезмәткәрләренең үз ана телендә укымас өчен сәбәп эзләве аңлашылмый, – диде ул. 
– Татарны милләт буларак саклыйсы килә икән, телне сакларга кирәк! – диде район башлыгы. – Моның өчен татар әдәбиятын укырга, гореф-гадәтләрне сакларга, туган телдә аралашырга кирәк. Туган телеңне белмәү – оят! Район башлыгы башлангыч сыйныфларны ана телендә укытырга һәм ана телен саклау буенча махсус комиссия төзергә тәкъдим итте.

Римма Афзалова.

Фото - Pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: