Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Цикламен – кояш гөле 

Цикламен кышкы зәмһәрир суыкларда да чәчәк атучы иң киң таралган гөлләрдән санала. Аның үтә дә ачык төсле чәчәкләре кар өстендә елмаешкан кояш нурларын, җәйге болында очып йөргән күбәләкләрне хәтерләтә.

«Гөлләрем, гөлкәйләрем» сәхифәсен тәкъдим итәбез. Бүген сүзебез кояш гөле цикламен турында булыр. 
Цикламен кышкы зәмһәрир суыкларда да чәчәк атучы иң киң таралган гөлләрдән санала. Аның үтә дә ачык төсле чәчәкләре кар өстендә елмаешкан кояш нурларын, җәйге болында очып йөргән күбәләкләрне хәтерләтә. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки бу чәчәкләр кояш яктысы, шатлык, илһам белән сугарылган. 
Шуңа күрә цикламенны аеруча нәфис хисле, тиз үзгәрүчән һәм йомшак холыклы кешеләр яшәүче өйдә үстерергә киңәш ителә. Цикламенның кояшлы чәчәкләре бүлмәдәге мохитне бик тиз җылыта. Цикламен булган бүлмәдә күңелләр йомшара, бер-береңә нинди дә булса игелек эшләү теләге туа. Чәчәктәй елмаешып, тату яшисегез килсә, өегездә цикламен үстерегез. 
Цикламен көздән язга чаклы, кыш буе чәчәк ата. Ул чәчелмә яктылыклы, ярым күләгәле, әйбәт җилләнгән, әмма үтәли җил йөрми торган бүлмәдә яхшы үсә. 
Цикламенны җылылык җайланмаларыннан читтәрәк тоту зарур. 
Гөлгә чәчәк ату чорында мул итеп, ә язгы һәм җәйге чорда сирәгрәк су сибегез. Шуны исегездә тотыгыз, суны гөл бүлбесе өстенә үк сибәргә ярамый. Цикламен чәчәк атканда бүлмә температурасының плюс 13-16 градус, ә гадәти көннәрдә 10-18 градус булуы шарт. Кирәк очракта цикламен бүлбеләрен башка кечкенә чүлмәккә 3-5 см тирәнлектә җәй ахырында аерып утыртыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X