Мөслим-информ

Цифрлы тормыш

Бүген бөтен дөньяны яулап алган цифрлы тормыш халыкны күп кенә мәшәкатьләрдән арындырырга ярдәм итә.

Күпләр өеннән чыкмыйча гына төрле түләүләрен башкара, кирәкле документларын ясата, ерак чит илләрдәге туганнары һәм якыннары белән аралаша, табибларга һәм башка хезмәт күрсәтүче оешмаларга чиратка языла...
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда ТР Дәүләт Советына юлламасында цифрлы икътисад хакында мондый сүзләр әйткән иде:
– Дөнья икътисадының төп трендларыннан берсе – цифрлаштыру. Ул дәүләт, иҗтимагый һәм икътисадый үсешләрнең барлык дәрәҗәләрендә яңа мөмкинлекләр ача. Республикада электрон сервислар булдыру, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон форматка күчерү өчен зур эш башкарылды, халык файдалана алырлык күпфункцияле үзәкләр челтәре булдырылды. Шул ук вакытта гражданнар тагын да күбрәкне көтә. Хөкүмәткә дәүләт идарәсе, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә цифрлы технологияләрне һәм платформа чишелешләрен файдалануга кертүне тәэмин итәргә кирәк. Алар гражданнар һәм оешмалар өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән булырга тиеш.
Бүген республикада “Цифрлы икътисад” илкүләм программасының биш проекты гамәлгә ашырыла. Бездә дәүләт хезмәтләренең 42,5 проценты цифрлы форматта башкарыла. 2022 елга исә әлеге күрсәткечне 70 процентка кадәр җиткерү планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте. Министр республикада “Цифрлы икътисад” илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән таныштырды.
“Цифрлы дәүләт идарәсе” федераль проектының төп бурычы – 2024 елга халыкка иң кирәкле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тулысынча аларның шәхси катнашыннан башка күрсәтерлек шартлар тудыру. Гражданнар һәм бизнесның дәүләт белән цифрлы элемтәсе 70 проценттан да ким булмаска тиеш.
– Безнең күпфункцияле үзәктә 200дән артык муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтелә. Үзәк эшли башлаган чорда әлеге хезмәтләрнең саны 80гә якын иде. Көн саен бүлеккә 100гә якын кеше мөрәҗәгать итә. Мөслимлеләр электрон хезмәтләрнең уңайлы булуын һәм тиз башкарылуын аңлады. Электрон хезмәтләрдән файдаланганда төрле ташламалар булуы да кулланучыларның артуына уңай йогынты ясый. Яшәү урыны Мөслимдә булмаса да, районыбызга килгән һәр кеше үзәккә килеп мөрәҗәгать итә ала. Электрон хезмәтләрнең өстенлеге дә шунда: кайда гына булсаң да, үзеңә кирәкле документны яисә белешмәне урындагы күпфункцияле үзәк аша алырга мөмкин, – ди күпфункцияле үзәкнең Мөслим бүлеге җитәкчесе Илшат Шәймөхәммәтов.
Татарстан Республикасы электрон документ алмашу, электрон хезмәтләр булдыру системасына беренчеләрдән булып кушылган иде. Бүген “Цифрлы дәүләт идарәсе” федераль проектының төп бурычы – 2024 елга иң кирәкле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тулысынча цифрлы форматка күчерү.

Фәридә Гайнетдинова.

Фото - Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: