Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Цифрлы телевидениегә күчәбез

Цифрлы телевидение күпкә сыйфатлы: сурәте дә, тавышы да чиста. Телевизорны “Триколор” спутник антенналары яки IP-телевидение (“Летай”) аша карау, мәсәлән, – цифрлы телевидение мөмкинлекләре. 3 июньнән бөтен кешегә дә цифрлы телевидение карау мөмкинлеге тудырыла.

Элек телевизордан 3-4 каналны гына карап була иде. Әле бер каналдан икенчесенә күчерер өчен кайвакыт антеннаны да борырга туры килде. “Аналог телевидение” дигәндә, телевизион тапшыруларны өйдәге яки урамдагы антенна ярдәмендә карау күздә тотыла да инде. Хәзер андый антенналар юк дәрәҗәсендә. Аналог телетапшырулар каравыгызны телевизорларда һәр каналның логотибы янәшәсенә куелган “А” хәрефе күрсәтә. 
Цифрлы телевидение күпкә сыйфатлы: сурәте дә, тавышы да чиста. Телевизорны “Триколор” спутник антенналары яки IP-телевидение (“Летай”) аша карау, мәсәлән, – цифрлы телевидение мөмкинлекләре. 3 июньнән бөтен кешегә дә цифрлы телевидение карау мөмкинлеге тудырыла. Моның өчен телевизорда “DVB-Т2” цифрлы стандарты булу шарт. (Бу соңгы өч ел эчендә чыккан телевизорларга кагыла.) “DVB-Т2” булса, тапшыруларны цифрлы форматта карау өчен аны көйләргә генә кирәк булачак. Юк икән “DVB-Т2” цифрлы приставкасын алырга туры киләчәк. Приставка махсус кибетләрдә һәм почта бүлекчәләрендә сатыла. 
– Мөслимнең почта бүлекчәләренә 30дан артык приставка кайтты. Бүгенгә унлап приставка сатылды, – ди Мөслим почта бүлеге җитәкчесе Ландыш Әхмадуллина. 
Приставкалар 20 гомумроссия телеканалын бушлай кабул итү мөмкинлеген бирәчәк. Тик цифрлы 20 канал арасында “Татарстан-Яңа гасыр” каналы юк. Бу очракта “ТНВ” каналын аналогтан карап булачак. “ТНВ” – аналогта калачак бердәнбер канал. 
Римма Афзалова. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X