Мөслим-информ

Тәрбия сәгатьләре

Аны ничек бар, шулай кабул итәргә тырышыгыз. Шул чакта гына сез ирегезнең яраткан хатынына әверелерсез.

Гаиләңдә кем баш?
Соңгы вакытта килеп туган бик четерекле мәсьәләгә тукталып үтәсе килә. Ул да булса, гаилә башлыгы мәсьәләсе. Элек, ирләр гаиләне тулысынча алып барган чакта, ул башка да кереп чыкмаган. Ә хәзер ике камыт кигән хатын (гаилә һәм дәүләт эше) моның белән ризалашмый. Иренә: “Мин дә синең кебек үк хезмәт хакы алам, димәк, без тигез хокуклы”, – ди. Шулай да мин хатыннарга гаилә башлыгы вазыйфасын алырга ашыкмаска киңәш итәр идем. Ни өчен дигез? Башлык булу бу очракта, җаваплылыкның артуыннан башка, хатын-кызга бер өстенлек тә бирми. Ә инде әти абруен күтәрү, димәк, аны гаилә башлыгы дип исәпләү, балаларны дөрес тәрбияләү өчен бик кирәк шарт.
Якты йөзгә ни җитә
Мәктәп тормышында юмор, үткен фикерле мәзәк, ягымлы елмаю һәм күңелле көлү, кызыклы афоризм – хикмәтле сүзләр бик кирәк. “Мәзәк итеп әйтелгән көлкеле сүз еш кына коткаручы бил каешы шикелле үк файдалы”, – ди галимнәр.
Мәгълүм ки, юморсыз кеше бигрәк тә мәктәп коллективына авыр ияләшә. Беренче нәүбәттә, кимчелекләрне гаепләмәскә, ә көлкегә калдырырга, ягъни балада җәзалау куркынычы тудырмаска, ә аны елмаерга мәҗбүр итәргә кирәк. Юмор – укытучылар коллективын җитәкләүдә очратырга туры килгән күп кенә бәлаләрдән дару ул. Тәрбияле белгеч, иртә белән класска кергәч, балалар белән ягымлы исәнләшер, аларны шаяртып, күңелләрен күтәрер (яхшы кәеф хезмәт җитештерүчәнлеген 15-20% ка арттыра). Ә инде дәрес беткәч укытучы, яхшы эшләре өчен балаларга рәхмәт әйтсә, өйгә бирелгән эшләрне уңышлы башкарып килүне теләсә, нур өстенә нур булачак.
Ничек сөекле булырга?
Кайсы хатын-кыз бу сорауга җавап эзләми икән? Хәер, мең төрле киңәшен дә табарга була, ләкин аларның һәркайсы бер мөһим кагыйдәне эченә ала: сөекле булу өчен үзең дә яратырга кирәк. Ничекме? Менә сезгә әбиләребезнең берничә киңәше. Аларны тотсагыз, хәтта холыксызрак тоелган ир-ат белән дә бәхетле яши алырсыз.
Йөрәккә юл – ашказаны аша. Әнисе имезсә, бала да елаудан туктый. Тамагы тук ир дә бик сирәк ачулана, тәмле ашка алданып, хатынына әллә нинди ташламалар ясап куя. Акыллы бул, юләр булып кылан. Безнең әбиләр ирләренә нәрсә ошавын, үзләрен ничек тотарга кирәклеген яхшы белгәннәр. Укытучылар кебек: мәсьәләнең чишелешен укучыдан яхшырак белә,  ләкин алдан әйтми. Укучының дөрес чишелешкә үзе килгәнен көтә. Шул ук вакытта аңа, бик сиздермичә генә, үзем таптым дип уйларлык итеп юнәлеш тә бирә.
Аңа балага караган кебек кара. Ир-ат, хатын-кыздан аермалы буларак, һәрвакыт сабый булып кала. Игътибар итсәгез, ирегезнең холык-табигатендә малайлыктан калган ниндидер сыйфат табарсыз. Ачуланмагыз. Аны ничек бар, шулай кабул итәргә тырышыгыз. Шул чакта гына сез ирегезнең яраткан хатынына әверелерсез.
Авыз әдәпләре
Бөекләр сөйләшкәндә, сүзгә катнашмагыз. Үзләре эндәшмәгәндә, алар хозурында сөйләмәгез. Сөйләшкәндә артык акрын да, кычкырып та әйтмәгез. Бер сүзне күп мәртәбә кабатламагыз. Акыллы кешеләр мисалында аз һәм акрын сөйләгез. Башкаларга сөйләргә дә вакыт калдырыгыз. Сөйләүче барында тыңлагыз, тыңлаучы барында сөйләгез. Кешегә сүзен ахырына кадәр әйтеп бетерергә юл куегыз.
“Белмисең, ялган сөйлисең!” – диючегә каныгызны һич кыздырмагыз. Бәлки үз сүзегезнең хаклыгына инанган сурәттә дәлил китерегез. Ләкин ахмак кешегә җавап биреп тормагыз, яннарыннан китеп барыгыз. Аларга моннан да яхшырак җавап юктыр.
Ялган сөйләмәгез, сүз йөртмәгез, кеше сүзен арттырып күчермәгез. Үлемне ялган сөйләүдән артык күрегез. Дөрес сүзле хатыннар – иң хөрмәтле хатыннар.
Үзегезгә кирәкмәгән сүзләргә катнашмагыз. Ике кеше сөйләшкәндә, араларына кермәгез. Үзегезгә әманәт ителгән серләрне шәригать рөхсәтеннән башка фаш итмәгез.

Материалларны Әския Әхмәтшина туплады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: