Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР ЮХИДИ хезмәткәрләре автомәктәпләрнең рейтингын төзегән

Барлыгы 180 автомәктәп тәкъдим ителгән иде, аларның тулы исемлеген ведомствоның рәсми сайтында табарга мөмкин.

Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә имтихан тапшырган автомәктәпләрнең рейтингын төзегән, дип сөйләделәр республика Дәүләт автоинспекциясендә.

Рейтинг 180 автомәктәп укучылары тарафыннан беренче керү белән (теория һәм практика) имтихан тапшыру нәтиҗәләре буенча төзелде. Уку йортларының тулы исемлеге ТР ЮХИДИ сайтында урнаштырылган.

Республиканың Дәүләт автоинспекциясендә булачак машина йөртүчеләргә автомәктәпне сайлаганда рейтинг белән танышырга, ә уку йортлары башлыкларына нәтиҗәләр ясарга һәм кимчелекләрне бетерергә киңәш итәләр.

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев