Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР МФЦлары Конституция буенча тавыш бирү өчен участок сайлау буенча гаризалар кабул итә башлый

Бу хакта Татарстан Республикасында МФЦ матбугат хезмәте хәбәр итә. 

- Барлык теләүчеләр 1 июльдә узачак Гомумроссия тавыш бирүендә “мобиль сайлау" механизмыннан файдалана алалар, — диелә хәбәрдә. 
- Татарстанлылар прописка буенча түгел, ә фактик урнашу урыны буенча тавыш бирә ала. Моның өчен 5 июньнән 21 июньгә кадәр гариза бирергә кирәк».
МФЦ да уңайлы участок сайлау буенча хезмәт паспорт күрсәткәндә күрсәтелә. Әгәр паспорт алыштыру өчен тапшырылган икән, кеше вакытлыча таныклыгын күрсәтергә мөмкин.
«Урнашу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаны бары тик бер тапкыр гына бирергә мөмкин",-дип аныкладылар матбугат хезмәтендә.
МФЦ га килүчеләр битлек һәм перчаткаларда булырга, социаль дистанцияне үтәргә тиеш. Гариза бирүчеләрне санитар куркынычсызлыкның барлык нормаларын үтәп кабул итәчәкләр. 
Гаризаны «Минем документлар» 59 офисының теләсә кайсысында бирергә мөмкин. МФЦ филиалларының эш графигы белән учреждениенең рәсми сайтында танышырга мөмкин. 
Моннан тыш, 5 июньнән 21 июньгә кадәр территориаль сайлау комиссиясенә, шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша да гариза бирергә мөмкин. 16 июньнән 21 июньгә кадәр — участок сайлау комиссиясенә.
РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча Төп тавыш бирү көне башланганчы — 25 июльдән 1 июльгә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Мондый мөмкинлек гражданнар участокларда кешеләр күп җыелмасын булдырмас өчен бирелә. Сайлау комиссияләре тавышларны 1 июльдә саныйлар.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/04-06-2020/mfts-rt-nachinaet-priem-zayavleniy-po-vyboru-uchastka-dlya-golosovaniya-po-konstitutsii-5747683

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев