Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Дәүләт Советы депутатлары республика социаль оешмаларына ярдәм итү өчен 100 млн сумнан артык акча җәлеп итте

Парламентарийлар гомуми суммасы 100 млн сумнан артык төрле хәйрия проектларын тормышка ашырды.

ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында республика парламенты рәисе урынбасары, “бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Римма Ратникова социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган (СОНКО) 65 оешмага патронажлык буенча биш еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Парламентарийлар гомуми суммасы 100 млн сумнан артык төрле хәйрия проектларын тормышка ашырды.

Татарстан Дәүләт Советы эшендә социаль оешмаларга (картлар һорт-интернатлары, балалар йортлары, психоневрологик интернатлар, социаль приютлар, сабый йортлары, коррекция мәктәпләре) шефлык итү традициясе бар. Һәр депутат конкрет учреждениегә беркетелгән, күзәтү яисә попечительлек советы составына кертелгән.

– Мондый практика элек тә бар иде. Әмма депутатлар социаль яклау министрлыгына караган СОНКОларга гына җавап бирде, – ди Римма Ратникова. – 2014 елда депутатлар сәламәтлек саклау һәм мәгариф һәм фән министрлыкларына караган  учреждениеләрне үз патронажлыгына алды.

Депутатлар ярдәме белән бик күп учреждениеләрдә биналар ремонтланды, территорияләр төзекләндерелде. Шулай ук инвентарь һәм җиһаз, көнкүреш техникасы алуда ярдәм күрсәтелде. Бу әлеге биналарда яшәүчеләрнең, шул исәптән ветераннарның һәм ятим балаларның  тормыш шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде. Мәсәлән, “Бердәм Россия” депутуталар фракциясенең  хатын-кыз депутатлардан торган “Мәрхәмәт – Милосердие” берләшмәсе 2015-2016 елларда “Безнең ветеран” проектын гамәлгә ашырды. Аның ярдәмендә ветераннар өчен 17 интернат-йортны ремонтлауга хәйрия ярдәме (20 млн сумга якын) җыелды. Бердәмроссияле депутатлар көче белән 2017-2018 елда “Сможем вместе” башлангычы кысаларында ятим балалар өчен 17 приютны төзекләндерү мөмкинлеге туды.

ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мөхәмәтшин билгеләп үткәнчә, финанс яктан нинди күләмле проектны тормышка ашыруга карамастан, һәр депутатның өлеше мөһим:

– Кайсыдыр депутатның хәйриячелек яисә хәйрия фонды средстволарын җәлеп итү өчен мөмкинлеге бар, кайсысынынкыдыр юк, әмма ул ветераннар өчен кичә үткәрү, балаларны экскурсиягә алып бару өчен вакытын һәм көчен сарыф итәргә әзер. Ә кайсыдыр депутат өлкәннәрне республика газеталарына яздырта. Бер караганда, кертелгән өлешләр шактый аерыла. Әмма иң мөһиме – кешеләргә мөнәсәбәт. Бу эшне алга таба да, Дәүләт Советының яңа чакырылышында да дәвам итү кирәк.         

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X