Мөслим-информ

Тойгелде халкы мәчет күтәрә

Тойгелдедә мәчет, рухи яңарыш башлангач, районда иң беренчеләрдән булып, 1990 елда ачылган иде. Өлкән буын сөйләвенә караганда, 1870 еллардагы мәчетнең тарихы гыйбрәтле. Манарасын киссәләр дә, башка урынга күчереп салсалар да, Аллаһ йортының диварлары исән кала.

Тойгелде җирлегенә керүче дүрт авылда да Аллаһ йортлары эшли бүген. Тойгелдедә мәчет, рухи яңарыш башлангач, районда иң беренчеләрдән булып, 1990 елда ачылган иде. Өлкән буын сөйләвенә караганда, 1870 еллардагы мәчетнең тарихы гыйбрәтле. Манарасын киссәләр дә, башка урынга күчереп салсалар да, Аллаһ йортының диварлары исән кала. Сугыш чорында авылда ангина таралгач, авыруларны шунда салып дәвалаганнар. Берара ветеринария участогы да булган, соңрак төрле елларда клуб, мәктәп остаханәсе, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатыролен дә үтәгән.1990 елда мәчет итеп үзгәрткәннән соң да берничә тапкыр ремонт ясаганнар, үзгәрткәннәр әле. Тойгелде авылы мәчетенең ХIХ гасырның архитектура үрнәге буларак “Свод памятников истории и культуры” китабына кертелүен дә әйтергә кирәк.

Авылның имам-хатыйбы Фоат хәзрәт Хәбибуллин әйтүенә караганда, өлкән буын гына түгел, яшьләр дә хак дингә тартыла:

– Җомга намазларына егермеләп кеше йөри, гаетләрдә тагын да күбәябез. Мәчеттә хатын-кызлар, ир-атлар һәм балалар өчен аерым көннәрдә дин сабаклары укыту оештырдык. Мөгаллимнәребез Ринас хәзрәт Нәбиевкә, Фәния Хафизовага Аллаһының рәхмәтләре булсын.

Тойгелде халкы,кеше күбрәк сыешлы булсын дип, тагын бер дин йорты төзергә дигән нияткә килә. Һәм 2014 елда аңа беренче нигез ташы салына. Тарих кабатлана диюләре хактыр. Яңа мәчет элеккеге Аллаһ йорты урынына салына. “Менә монда мулланың өй урыны булган. Әнә тегендәрәк – Мулла коесы. Аннан бүген дә су эчәбез”, – ди җирлекнең ветераннар советы рәисе Равил Минһаҗев. Игелекле авылдашлары һәм читтә яшәүче якташлары ярдәме белән бүгенге көнгә “Кыйбла” мәчетенең бинасы күтәрелгән, түбәсе ябылган. Смета бәясе 10 млн сумга якын булган объект бүгенгә яртылаш төзелгән дип бәяли бу эштә башлап йөрүчеләр.

29 июнь – изге җомга көнендә Аллаһ йортына ай кую тантанасы булды. Чарага авыл халкы, районның имам-хатыйплары һәм читтән дә кунаклар килгән иде. Авылның имам-хатыйбы Фоат хәзрәт Хәбибуллин, изге эшкә фатыйха биреп, Коръән аятьләре укыды, мәчет төзелешенә хәләл акчалары һәм көчләре белән ярдәм итүчеләрне, төзелеш эшендә башлап йөрүчеләрне аерым исемләп, Аллаһ ризалыгы өчен башкарган эшләре өчен олы рәхмәтләрен җиткерде, бакыйлыкка күчкән игелекле авылдашлары рухына дога кылды.Фоат хәзрәт иганәчеләрне кабат-кабат исенә төшереп исемләсә дә, газета битләрендә аларны атамаска уйладык. Риядан булмасын. Аллаһ Раббыбыз – барысын да күрүче һәм белүче. Һәрберсенә кылган изге гамәлләренең әҗерен күрергә язсын!

Ай кую тантанасында катнашкан район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та авыл халкына изге теләкләрен җиткерде:

– Соңгы елларда районыбызда ел саен берничә Аллаһ йорты үз ишекләрен ача. Бүгенге көндә Түбән Табын, Дусай, Ташъелга һәм башка авылларда да мәчет төзелешләре бара. Тойгелдедә икенче мәхәлләдә шундый күркәм бина күтәрелеп килү тагын да сөенечле. Мәчеттән халык өзелмәсен, авылның яшьләре дә, балалар да дингә тартылсын.

“Кыйбла” мәчете манарасына ай урнаштырганда тантанага җыелган халык тәкъбир әйтеп торды.

Әлфинур Ногманова.        

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: