Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тоткынлыкта калмадык 

18 февраль кичендәге көчле буран кар өемнәре ясады, юлларга салды. Сишәмбе кичендә алынган мәгълүматлар буенча, “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогы юлчылары узган кич дәвамында һәм төн буе юлларны чистарту белән шөгыльләнгән.

Төн дәвамында төп трассада 6 берәмлек юл чистарту машинасы эшләгән. Ә юлларны, кар баскан урыннарны чистартуга икешәр берәмлек бульдозер, грейдер, “МТЗ” тракторлары, роторлар җәлеп ителгән. Кар салган Иске Смыловка авылы юлы да ачылган. “Мөслим урамнарын кардан чистартуда “Мост” җәмгыяте, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе эшләде. Шәхси кибет һәм оешмаларның территорияләрен кардан арындыруга шәхси техника җәлеп ителде. Кар чистарту өмәсендә ике дистәдән артык техника катнашты, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Р. Сәхбетдинов. Бердәм диспетчерлык үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр кермәгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X