Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тән ярасы ярамыни?!

Башыннан кичкән вакыйгалар турында бик саран сөйли торган иде әткәем. Ул хәлләр хәзерге заман кешесенең аңына барыбер барып җитә алмас иде. Ни эшләмәк кирәк? Чоры шундый. Ул замана балаларыннан берәүгә дә җылы кочакларда иркәләнеп, “йомырка эчендә” үсүләрне Ходай насыйп итмәгән шул. Сәламәтлеге аркасында әткәйне хәрәкәттәге армиягә алмыйлар.

Мәрхүмнең: “Их! Никләр сугышка эләкмәдем мин?! Ичмасам, азмы-күпме паек эләгер иде!” – дип елый-елый өзгәләнгән чаклары истә. Златоусттагы хәрби заводта коточкыч ачлыктан хәлсезләнеп йончый ул. Шул ярым мәет хәлендә, комиссовать итеп, юлда үләргә дип, берүзен кайту юлына озаталар аны. Белмим, чыкмаган җанын сөйрәп, ни рәвешле туган туфрагына кайтып егыла алгандыр әткәем. Акылга сыймаслык хәл бу.

Сугыш чоры һәм шуннан соңгы елларда авылның Сарашлы елгасында Кәчтинең су тегермәне эшләгән. Берничә хатын-кыз һәм гарипләнеп кайткан карт-коры, алабута оны тарттырырга дип, шул тегермәнгә барган булган. Тире белән сөяк өстенә алам-салам ябынган, шешенгән бер адәмнең ничек сөйрәлеп чирәмгә ауганын ерактан ук күзәткән авылдашлары әткәйне танымыйлар. “Чыгып бетмәгән җаны туган нигезендә өзелер ичмасам!” – дип, йортына сөйрәп кертешәләр. Әткәемнең алдагы көнгә дә исән чыгу хәбәре генә аларның аңына барып җитә алмый. Тернәкләнеп китүенә бик теләп булышкан авылдашларын изгеләргә санап, шулар арасыннан Фәхерлегаян ага Галимовны аеруча җылы итеп искә ала иде әткәй. Тәненә тизрәк ит кунмасмы дип, аны бераз “он ялау” мөмкинлеге булган эшкә куйдыра ул. 
Ниһаять, миллионнар язмышын җимергән мәхшәрдән исән калган, иңнәрендә капитан погоннары булган зур әтием Мифтахетдин, күкрәгендә орден-медальләрен чыңлатып, туган нигезенә кайтып керә. Әткәем алдында гүя күк капусы ачыла! Авыр йөкне тигез тартышырга арка терәге бар хәзер. Канлы сугышта шундый дәрәҗәгә ирешүчеләр авылда икәү генә. Аның икенчесе Миргазиян ага Гафуров була. Әләк-чәләкне белмәгән, чиста күңелле якыннарым өчен чын бәйрәм көннәре озакка бармый шул. Зур әтием өстендә куркыныч кара болытлар куера. Авылыбызда кирәксә-кирәкмәсә дә ир-ат эшләренә тыкшынып йөрүче явыз, үтә кызыл “профсоюз-партия активисты” булган бер кортка бар иде. Үзенә кирәкле дип исәпләгән затлардан башка беркемне дә күз чалымына китермәве һәм кешеләргә карата бигрәкләр дә мәхәббәтсез, йогышсыз булганы өчен ямьсез кушамат та тагалар үзенә. Шул мөртәтнең зур әтине ничек булса да зонага тыктыру өчен “янып-көеп” йөрүләрен ачынып сөйли иде әткәй. Явыз кортканың ялган доносы һәм булмаганны да үзенә яраклаштырып күрсәткән подставалары нигезендә бер гаепсезгә төрмәгә эләгә зур әти. Анда озак тоткарланмый да, югыйсә. Үрнәк тәртибе өчен һәм гаепсезлеге ачылып, тиздән иреккә чыккан ветеранның “очар канатлары” каерылып сынган була инде. “Рухи яралар янында тән ярасы ярамыни ул?” – дип сөйли торган иде зур әти. Кендек каны тамган иң изге җире булса да, “бу якларга мәңгегә ризыгымны төшермә!” – дип әрнеп-рәнҗеп, гаиләсе белән Актаныш районы Киров авылына күченә Мифтахетдин абый. Үзенә кадер-хөрмәт күрсәткән чын дуслары арасында яшәсә дә, гомерләре бик кыска була аның. Туып-үскән җир-сулары, туганнары янәшәдә булмавы үзенекен эшли. Сагыш, күңел бушлыгы да һәрчак борчыгандыр җанын. Яңа нигездә үскән сигез баласыннан берсен – озак еллар Сарман районы мәдәният бүлеген җитәкләгән энекәшем Ришатны кайберәүләр хәтерли дә торгандыр әле. 
Әткәебез исә, алны-ялны белмичә, якты киләчәк хакына дип тырышып бил бөкте. Хуҗалык эшләрендә дә, ярдәм сорап килүче авылдашларына да “отказ” бирүләр аның холкында юк иде. Хезмәттәшләре заманында аның МТМның яме дә, җаны да булуын һәрчак сагынып искә алалар. 
... Әткәемә 55е тулып киткән көннәр иде. Әнкәй белән икебез генә өйдә чәй эчеп утырабыз шулай. Кулына алтын кош тоткандай куанып, кояштай балкып, әткәй кайтып керде. “Сөенчегә нәрсә бирәсез?” – дигән була мәрхүмкәем тагын. Кадрлар буенча белгеч: “Абзый, кәгазьләреңне барла, пенсиягә озатабыз”, – дигән икән. Шатлыгына уралып, очына-очына документларын да әзерләп бетергән иде әткәй... Икенче көнне эшеннән бөтенләй төшенкелеккә бирелеп кайткан бәгырькәемнең хәлен шундук аңладым. “Тамак пенсиягә чыкмый ул!” – дип мыскыллап көлгән хәсрәт “начальник”ларга шундый да рәнҗеде ул. Үләренә аз гына вакыт калганчы, 62 яшенә кадәр газ-төтен “камерасында” ысланды үзе. Дөреслек эзләп “Әйдә прокуратурага барыйк!” дигәч тә, җавапка бер генә сүз әйтте: “Әй улым! Сезнең биредә киләчәктә дә яшиселәр бар бит әле!” 
Кинәт кенә ныклап авырып киткән әткәйне Казанга онкодиспансерга алып баргач, баш онколог эттән дә яман сүкте мине: “Биш кенә ел шушы хезмәтендә булмаса, эшләр болай ук харап та булмас иде. Хәзер инде соң! Әтиегездә – метастазалары белән дүртенче стадия!” – диде. Гомере белән беррәттән, түләнергә тиеш булып та, түләнмәгән биш ел пенсиясен дә “йоттылар” хәерсезләр. Кеше диеп саналырга да хаксыз залимнар шуны да белсеннәр: Хак Тәгалә барысын да күреп,

  •  

    гамәлләр китабына терки тора ул! Бүген дә мастерской тирәләренә барып чыгылса, юләр кешедәй колак салып тыңлаштырам. Әткәем яңгыраткан сандал, моңлы чүкеч тавышлары ишетелмиме, янәсе... 
    ... Сугыш башланганда әле унҗидесе тулып кына узган әнкәем кыйгач кашлы, ике толымга үрелгән чем кара чәче биленнән дә түбән төшкән алиһәдәй сылу кыз була. Алсу иреннәре, тулып пешкән битләре бары мәхәббәт, сөю генә көткән япь-яшь кызны ике ахирәт авылдашы һәм Яңа Карамалыдан да килеп кушылган иптәшләре белән мәҗбүри рәвештә Саратовка озаталар. Бер ел чамасы көн дә кан-үлек күреп, күктән туктаусыз яуган бомбалар шартлавы астында фашистларга каршы ныгытмалар төзү эшендә җан асрый алар. Берничә дистә яшүсмергә күзәтүче буларак беркетелгән олы җанлы хәрби командир боларга үгет бирә. “Балакайларым, егетләр кулын да тотмаган килеш бу җәһәннәм мәхшәрендә янып хараплар буласыз бит! Тизрәк таегыз сез моннан! Калганын үз өстемә алам!” – ди. Бераз ризык юнәтеп, кулларына карта тоттырып, “качу” оештыра. Кемлеген дә белмичә калган “коткаручы фәрештәсен” Аллага тиңләп, искә алып яшәде әнкәй. Тормыштагы бераз “кызулыгы” да шул мәхшәрдә күргәннәренә бәйле булгандыр дигән нәтиҗә ясыйм. 
    Әткәем белән чәчләрен чәчкә бәйләгәч тә, тормыш арбасына төптән җигелеп, авыр йөкне тигезләп тарттылар алар. Хәтеремдә: йортыбызның яртысында ул вакытларда тулы бер артель, мануфактура оеша иде. Җөмһүриятебезнең яртысыннан, күрше Башкортостан, Уфа, Казан, хәтта Мәскәү калаларыннан да палас, дорожкаларга заказлар ява торган иде. Әйтергә генә ансат: фарсы келәмнәренә дә биргесез шедевр кул эшләнмәләрен атна саен заказ бирүчеләренә озата иде. Һәм бу күп еллар дәвамында шундый темпта барды. Күз алдына гына китерик әле: сарык йонын Кәчти яисә Бакалыда тетү станогыннан уздырып, аннары җегерләп, катып, юып, манып киптерүләр өчен никадәр хезмәт куелган! “Госстандарт”ка китерелгән аллы-гөлле җепләрне палас рәвешенә җиткергәнче тагын күпме хезмәт, күз нурлары түгелгәндер аның?! Иң гаҗәбе – бу эшләрне әнкәем колхоз һәм йорт эшләреннән “бушаган” арада – кичке-төнге сәгатьләрдә башкара иде. Әнкәем куллары белән әзерләнгән төрледән-төрле аш-су, бәлеш, ул пешергән чәкчәк, төш-бавырсак ише камыр ризыклары тәмен авылдашлар әле дә оныта алмыйдыр. Кыскасы, авылыбызның алыштыргысыз кулинары, Ходайдан бирелгән чәкчәк пешерү остасы да иде әнкәй. Өстәвенә бик диндар кеше дә булды. Янып үләрлек кызуларда уразасын ник бер тапкыр, ялгыш бозса?! Якыннарымның караңгы гүрләре кояштай нурлы, мамыктай йомшак, җәйләрдәй җылы гына булса иде! 
    Тимерхан Шәрәфетдинов. 
    Баек. 
    Фото – авторның 
    гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X