Мөслим-информ

ТӘМЛЕТАМАК. Рушания Хәсәновадан камырга терелгән сосиска рецепты

Камыр эчендәге сосисканы кем генә яратмый икән? Аның мичтә, табада пешкәне дә, майда кыздырылганы да тәмле. Җиңү бәйрәмендә әнә урамда пешерелгән шундый сосискаларны күз ачып йомганчы алып та бетерделәр. Мөслимнән Рушания Хәсәнова да әлеге ризыкны яратып пешерә икән. Аны ризыкны пешерү тәртибен сезгә дә өйрәтик әле. 

– Сосискалы камыр дип йөртә аны балалар. Сабыйлар майда пешкәненә өстенлек бирсә дә, табада пешкәне майсызрак дип, шундыен ешрак пешерәм. Кибетләрдә әзере булса да, өйдә пешкәне тәмлерәк тә, очсызгарак та төшә. Моның өчен хәләл сосискалар алам. Ашыгыч кунак килгәндә дә, тансыкка да бик тәмле ризык бу. Өстәвенә туклыклы да. Кечкенә кызым белән бик тиз генә ясап куябыз аны. Без гаиләдә биш кеше, 15 сосискага исәпләнгән камыр өчен: 
– 1 стакан җылы су; 
– 1 бал кашыгы шикәр комы; 
– 1 чәй кашыгы коры чүпрә; 
– 1 чеметем тоз; 
– 2 стакан он; 
– 1 аш кашыгы үсем-лек мае кирәк. Барысын бергә кушып, камыр басабыз. Камыр күпереп торсын өчен, җылы урынга кабарырга куям. Өй салкынча булса, камыр савытын юрган белән төреп куйсагыз да була. Камыр әзер булгач, артык юка итмичә генә җәябез һәм тасмалар формасында кисәбез. Мин инде чама белән 15-20 см озынлыкта кисәм, киңлеген 5-6 см итәм. Аннан шушы тасмаларга сосискаларны төреп, майланган табага тезәбез. Духовкада15-20 минут эчендә пешеп тә чыга. Пешеп чыгар алдыннан сосискалы камырның өстен акмай белән майлап куярга да онытмагыз. 
Тәмле булсын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: