Мөслим-информ

Тәмлетамак. Рәшит Ризванов кайнатма һәм бройлер тавык әзерләү серләре белән уртаклаша

Газетабызның "Аш-су" рубрикасы ир-егетләрдә дә зур кызыксыну уяткан. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Юкка гына "Ир-ат йөрәгенә юл ашказаны аша үтә" димиләр бит.

Мөслим авылында яшәүче Рәшит Ризванов, витаминлы ризык булсын дип, кайнатманы дүрт төрле җимештән әзерли икән. Алма, кара миләш, балан һәм камырлыктан ясалган кайнатма кышкы озын кичләрдә чәй эчәргә бик тәмле була, ди.

- Башта һәрбер җимешне чистартып юарга. Балан белән камырлыкны, төшләреннән арындыру өчен, сөзгеч аша чыгарырга кирәк. Җимешләрнең һәрбер төрен аерым кайнатып, соңыннан, барысын бергә кушып, өстәмә кайнатып алырга мөмкин. Шикәр комын гадәти кайнатма әзерләгәндәгечә саласы.Алма белән кара миләшне, балан белән камырлыкны бергә дә кайнатырга була. Аннан соң барысын бергә кушып кайнатасың, - ди Рәшит Ризванов.

Ир-ат итсез аш ашамас. Ул бройлер тавыкларны әзерләү серләре белән дә уртаклашты.

- Суеп чистарткач, бройлерның ботын ботка, канатын канатка, маен, ак итен һәм башкасын аерып куям. Түш итен фарш өчен файдаланырга ярый. Ботлардан шулпа тәмле була. Ә канатларын мин мультиваркада пешерәм - ди Рәшит Ризванов. - Мультиваркага кирәк кадәр канат, бәрәңге, болгар борычы, суган сарымсак, кишер салам, тәменчә тоз, кара борыч өстим, бераз су кушып, тиешле режимга куям.Томаланып, тәмле булып пешеп чыга ризык.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: