Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: Әнвәр Сәрваровтан кышка алма әзерләү рецепты

Тат. Бүләрдә яшәүче хәбәрчебез Әнвәр абый Сәрвәров безне ел саен бал, алма белән сыйлый. Әле шушы арада гына төрлесеннән бер тартма алма күтәреп килгән. Сүз иярә сүз китеп, әтисенең кышка моченый (чылатылган) алмалар әзерләвен дә сөйләде ул. "Менә дигән витамин була, ясап карагыз әле", - дип, тәртибен дә аңлатты. Без...

- Чылату өчен алманың ачкылт-баллы көзге сортлары бара. Алар өлгергән булырга тиеш. Агачтан өзеп алганнан соң , алмаларны бераз җылы урында тоту кирәк. Бабыкай алманы агач кисмәктә чылата иде. Зуррак эмаль cавыт та ярый. Савыт төбенә чия, карлыган яраклары түшәлә, аннары сабак төбен өскә каратып, ике рәт алма тезелә. Аннары чия һәм карлыган яфрагы белән аралаштырасың.

Алдан 1 чиләк алмага 5 литр исәбеннән су кайнатыла. Суга 4 аш кашыгы бал яки шикәр комы, 1,5 чәй калагы тоз, корица, канәфер, тәменчә гәрчич салына. 30-35 градуска кадәр суыткач әлеге суны алмалар өстенә коясың. Алар өскә чыгып калмаска тиеш, юкса бозылачаклар. Шуңа күрә, рассол алмалар өстенә чыгып торырлык итеп, "йөк" бастырырга һәм берничә көн дәвамында бүлмә тепмературасында тотарга. Алмалар рассолны "эчкән" саен өстәп торырга кирәк. Әчү процессы башланганнан соң, савыт салкынча урынга куела. 1,5-2 айдан әлеге алыштыргысыз витаминны табынга бирергә дә була. Теләсәң, алмаларны баллырак итәргә дә мөмкин. Бу очракта 10 литр рассолга 300 гр бал яки 400 гр шикәр комы, 150 гр тоз, салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев