Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Ләйләдән – кишер бөккәне

Баек авылы укытучысы Ләйлә Баянова, бик тәмле итеп, кишер бөккәне пешерә икән. Аның рецептын газета укучыларга да тәкъдим итәбез.

– Бөккән – татар милли ризыкларының берсе, аны кайберәүләр тәкә дип тә йөртә. Аның эчлекләре төрле булырга мөмкин. Мин, мәсәлән, дөге белән кабак, тары ярмасы белән ташкабак тутырылганын да пешерәм. Шулай да гаиләбез белән кишер бөккәнен яратабыз. Аны төче камырдан да, әче камырдан да пешерергә була. Мин күбрәк төче камырдан әзерлим.

Камыр өчен ике стакан сөт, бер аш кашыгы көнбагыш мае, чәй калагы очында тоз кирәк була. Барысын бергә болгатып, он салып, йомшак итеп камыр басабыз. Эчлек өчен бер стакан дөге, бер килограмм чамасы чи кишер, тәменчә шикәр комы һәм тоз кирәк.

Кишерне чистартып юганнан соң, салкын суга салып пешерергә куям. Кишерне суытып, вак итеп турыйм. Соңыннан бүрттерелгән дөге, шикәр комы, тоз, май өстим һәм барысын бергә болгатып эчлек әзерлим. Камырны җәеп, түгәрәкләр кисәм һәм әзер эчлекне әлеге җәймәнең яртысына салам да, калган яртысы белән каплап, чеметеп-чеметеп бөгеп чыгам. Бөккән ярымай формасында килеп чыга. Аны 180 градус кайнарлыктагы духовкада 35 минутта пешеп чыга. Кишер бөккәннен без сөт яисә катык белән ашарга яратабыз.

Тәмле булсын!

Фото- https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X