Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК. Лилия Шәймиевадан сырлы-майлы бәрәңге рецепты

Бәрәңгене икенче икмәгебез дибез. Аннан төрле ризыклар әзерлибез. Коллегабыз Лилия Шәймиева сезгә тагын бер рецепт тәкъдим итә.

- Юылган бәрәңгенең өстен кискәлибез. Суыткычтан алган майны, сырны кечкенә телемнәргә бүләбез. Телемнәрне, аралаштырып, бәрәңгенең киселгән урыннарына тезәргә кирәк. Шул рәвешле әзерләнгән бәрәңгене, үсемлек мае салынган табага күчереп, тоз, борыч сибәбез. Ризыкны духовкага куеп, 40 минут тотабыз да аннан соң алып, куе каймак һәм сыр сибәбез һәм янәдән духовкага куеп, 10-15 минут пешереп алабыз. Ашларыгыз тәмле булсын!

"Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X