Мөслим-информ

Тәмлетамак. Кышка – чылатылган алма

Тат. Бүләрдә яшәүче хәбәрчебез Әнвәр абый Сәрвәров безне ел саен бал, алма белән сый­лый.  Сүз иярә сүз китеп, әтисенең кыш­ка моченый (чы­латылган) алмалар әзерләвен дә сөйләде ул. “Менә дигән вита­мин була, ясап карагыз әле”, – дип, тәртибен дә аңлатты. Без исә, үз чиратыбызда, Әнвәр абыйның рецептын га­зета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

– Чылату өчен алманың ачкылт-баллы көзге сортлары бара. Алар өлгергән булырга тиеш. Агачтан өзеп ал­ганнан соң, алмаларны бераз җылы урында тоту кирәк. Бабыкай алма­ны агач кисмәктә чылата иде. Зуррак эмаль cавыт яки пыяла банка да ярый. Савыт төбенә чия, карлы­ган яраклары түшәлә, ан­нары, сабак төбен өскә каратып, ике рәт алма тезелә. Аннары чия һәм карлыган яфрагы белән аралаштырасың.

Алдан 1 чиләк алмага 5 литр исәбеннән су кай­натыла. Суга 4 аш кашыгы бал яки шикәр комы, 1,5 чәй калагы тоз, корица, канәфер, тәменчә гәрчич салына. 30-35 градуска кадәр суыткач әлеге суны алмалар өстенә коясың. Алар өскә чыгып калма­ска тиеш, юкса бозыла­чаклар. Шуңа күрә, рас­сол алмалар өстенә чы­гып торырлык итеп, “йөк” бастырырга һәм берничә көн дәвамында бүлмә тепмературасын­да тотарга. Алмалар рас­солны “эчкән” саен өстәп торырга кирәк. Әчү про­цессы башланганнан соң, савыт салкынча урынга куела. 1,5-2 айдан әлеге алыштыргысыз вита­минны табынга бирергә дә була. Теләсәң, алма­ларны баллырак итәргә дә мөмкин. Бу очракта 10 литр рассолга 300 гр бал яки 400 гр шикәр комы, 150 гр тоз салына.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: