Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК. Илнара Шакирьяновадан чүлмәк ашы рецепты

Элек-электән чүлмәктә пешкән шулпалы аш иң тәмле ризык саналган.

Әмәкәйдән Илнара Шакирьяновадан чүлмәк ашы рецепты тәкъдим итәбез. 

– Исеменнән күрен-гәнчә, әлеге төр ризык чүлмәктә пешерелә. Элек-электән чүлмәктә пешкән шулпалы аш иң тәмле ризык саналган. Безнең әби-бабайлар аны элек мичтә пешерсәләр, хәзер инде газ мичендә дә пешереп була. Чүлмәк ашы өчен кирәкле ингредиентлар: 
– уртача зурлыктагы 5-6 бәрәңге; 
– 300 г чамасы сыер яки яки тавык ите; 
– зур гына 3 баш суган; 
– 4 помидор; 
– шулпа яисә кайнаган су; 
– атланмай; 
– 2-3 лавр яфрагы; 
– тәменчә тоз, борыч, тәмләткечләр. 
Барысын да әзерләп куйгач, эшне башларга да була. Иң элек бәрәңге белән итне шакмаклап турыйм, аннары тоз һәм борыч, тәмләткечләр кушып болгатам. Әзер массаны тигез итеп чүлмәкләргә тутырып куям. 
Шул арада майлы табада суганны кыздырып алам, аннан суган янына помидорларны турап салам, әзрәк пешеклим. Биш минут томалап тотканнан соң, чүлмәкләргә бүләм. Аннары өстенә шулпа яки кайнаган су өстәп, болгатып алам. Иң соңыннан лавр яфрагы, атланмай салып, өстен каплыйбыз да, духовкага тыгабыз. Уртача кызулыкта бер сәгать, сәгать тә 15 минут чамасы вакыт эчендә чүлмәкләр әзер дә була. Бик тәмле килеп чыга. 
Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X