Мөслим-информ

Тәмлетамак: Эльвира Мәгалимовадан торт рецепты

"Көтмәгәндә кунак киләчәген белү белән, кул астындагы әйберләрдән бик тиз ясалуы белән үзенчәлекле әлеге торт", - ди Мөслимдә яшәүче Эльвира. Газета укучыларыбыз да ярты сәгать эчендә торт әзерләү серләренә төшенә ала.Торт өчен 2 кап печенье( шоколад төсендәгесе булса, тагын да яхшы), 4-5 өлгергән банан һәм 2 өлгергән киви, 500 грамм...

Иң элек, каймакка шикәр комын кушып, болгатабыз. Аңа түгәрәкләп туралган банан яки киви кушабыз. Аннары печеньены тиз генә сөткә тыгып алабыз да,торт тәлинкәсенә тезәбез,өстенә банан туралган каймакны ягабыз, аннары печенье... Шул рәвешле катлап-катлам итеп тезәбез. Иң ахырдан торт өстенә, кыргычтан чыгарылган шоколад сибәбез, туңдырылган җиләк, кисәкләп туралган киви һәм әфлисун тезәбез. Кыздырган чикләвек кисәкләрен ваклап салсагыз да була. Әзер тортны ярты сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Кунакларыгыз сезнең җитезлеккә, уңганлыкка шаккатачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: