Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК. Элиза Гарифуллинадан мәрьям салаты рецепты

Сезгә тәкъдим итәсе салат бик тәмле һәм туклыклы булуы белән аерылып тора.

Шуганка авылында гомер итүче Элиза Гарифуллина бик тәмле итеп салатлар ясый. Шуларның берсе – Мәрьям салаты. 
Салатсыз бер генә бәйрәм табынын да күз алдына китереп булмыйдыр. Көндәлектә дә бик еш ясыйбыз салатларны. Төрле яшелчә яисә җиләк-җимеш катнашмасыннан әзерләнгән салкын ашамлыкны кем генә үз итми икән?! Сезгә тәкъдим итәсе салат бик тәмле һәм туклыклы булуы белән аерылып тора. 
Кирәкле ингредиентлар: 
250 г тавык ите 
150 г ветчина 
200 г кореяча кишер 
400 г пекин кәбестәсе 
3 йомырка 
1 аш калагы он 
1 аш калагы төелгән әчтерхан чикләвеге 
тәменчә тоз, борыч, майонез. 
Йомыркаларны тирәнрәк савытка сытабыз да, өстенә бераз су, он өстәп, болгатабыз. Әзер массаны табага салып кыздырып алабыз. Суынган коймакларны саламлап турыйбыз. Ветчинаны да саламлап турагыз. Пекин кәбестәсен дә озынчарак итеп турыйбыз, ә тавык итен – шакмаклап. Салатны майонез белән болгатабыз, әстерхан чикләвеге өстибез. Салатны табынга пекин кәбестәсе яфракларына салып бирәбез. 
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X