Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Чулпан Рамазановадан балык пирогы

“Камыр эшләнмәләрен элек кунак килгәндә генә пешерсәк, хәзер көндәлектә дә бик теләп ашыйбыз һәм пешерәбез. Көндәлеккә пешерергә бик тәмле пирог рецепты тәкъдим итәм. Аны әзерләү бик җиңел, кул астындагы ризыклардан гына әзерләнүе белән дә отышлы ул.

Камыр өчен 200 г кефир, 7 аш калагы көнбагыш мае, 1 йомырка, аш серкәсендә сүндерелгән чәй содасы, тәменчә тоз, он кирәк булачак. Әлеге ингредиентлардан йомшак итеп төче камыр басабыз һәм кабарырга куябыз.

Эчлек өчен свежий балык та, консервадагысын да кулланырга була. Мин, гадәттә, майлы балык салам. Сайра балыгыннан эшләнгән консерва сайларга киңәш итәр идем. 1 стакан дөге, уртача зурлыктагы ике кишер, 2 баш суган кирәк булачак. Тәменчә тоз салабыз. Балыкны чәнечке белән вакларга кирәк. Дөгене газда бүрттереп алабыз. Ә суганны вак итеп турап, кишерне угычтан чыгарып майда кыздырабыз. Барысын бергә кушып, эчлек әзерлибез. Майланган табага камырны җәеп, эчлекне салабыз да, өстен калган камыр түгәрәге белән каплыйбыз. 200 градуслы мичтә 40 минут дәвамында пешерәбез. Тәмле булсын!

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X