Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: "Бунито" салаты ничек ясала?

"Саба таңнары" газетасыннан "Бунито" салаты рецептын тәкъдим итәбез.

Салат өчен: 250г тавык ите, 3-4 йомырка, 125 г корейча кишер, 100 г сыр, майонез, тоз, петрушка-укроп.
Ясау тәртибе:
Тавык итен тозлы суда пешерәбез, вак итеп турыйбыз - бу салатның беренче катламы.
Икенче катлам итеп кишер салына. Майонез белән сыларга.
Сырны вак угыч аша үткәреп, шулай ук бер катлам итеп салабыз.
Пешкән йомыркаларның сарысын агыннан аерабыз.
Дүртенче катлам итеп угычтан чыгартылган йомырканың агы салына. Майонез сылыйбыз.
Ахырдан йомырканың сарысын сибәбез.
Теләсәгез, салатны укроп, петрушка белән бизәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X