Мөслим-информ

ТӘМЛЕТАМАК: балачак печеньесы пешерәбез

Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан "Балачак" печеньесы рецептын тәкъдим итәбез, дип яза "ИНТЕРТАТ,РУ" сайты.

Камыр өчен: 3 йомырка, 60 г шикәр комы, 50 г он.

Салкынча 3 йомырканың агын сарысыннан аерырга, агына 30 гр шикәр комы, шулай ук сарысына 30 гр шикәр комы салып,аерым савытларда күпертергә, аннары ике массаны бергә кушып болгатырга кирәк. Шуңа 50 гр он салырга.

Табага пергамент кәгазе җәеп, кем нинди формада тели шулай салып, пешерергә куярга. Кондитер капчыгына салып та эшләргә була.

Печеньелар өстенә шикәр оны сибәргә. 

ЧЫГАНАК: http://www.intertat.ru/ash-su/balachak-/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: