Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: Бакча җиләге кайнатмасы

Бакча җиләге (виктория) пешә башлады. Кайнатма ясауның иң гади рецептын тәкъдим итәм. Кайнатма өчен: 1 кг җиләк, 1,3 шикәр комы. Өлгергән җиләкләрне чистартырга һәм юарга, өстенә шикәр комы салырга, тастымал белән каплап бүлмә температурасында берничә сәгать тотарга. Җиләкләрнең согы чыккач кайнатып чыгарырга, өстенә җыелган күбекне алырга һәм сүндереп, 10-15 минут...

Бакча җиләге (виктория) пешә башлады. Кайнатма ясауның иң гади рецептын тәкъдим итәм. Кайнатма өчен: 1 кг җиләк, 1,3 шикәр комы. Өлгергән җиләкләрне чистартырга һәм юарга, өстенә шикәр комы салырга, тастымал белән каплап бүлмә температурасында берничә сәгать тотарга. Җиләкләрнең согы чыккач кайнатып чыгарырга, өстенә җыелган күбекне алырга һәм сүндереп, 10-15 минут суынганын көтәргә. Тагын ике тапкыр кайнатып чыгарырга, өстен җыярга һәм стерилизацияләнгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып куярга. Банкадагы кайнатма суынып беткәч кышка сакларга алып куярга мөмкин. Кышын чәйгә салырга, коймакка ягарга, пироглар эчлеге өчен бик уңайлы һәм тәмле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X