Мөслим-информ

Төлкеләр ник котыра?

Татарстанда төлкеләр күбәйгән. Алардан зыян күрүчеләр дә бар. Тукай районының Яңа Сарайлы авылында Гыйльфановлар хуҗалыгында котыр­ган төлке 30 чебиләрен буган. Бу хәлләрдән соң, респуб­лика Президенты карары белән, авылда карантин игълан ителде, дип яза "Шәһри Казан" газетасы.

Балтачта да, төлке үрдәгемне ашады, хәтта бозауларга ташланды, мәчеләргә һөҗүм итә, дип зарланучылар бар. Район үзәгендә яшәүче бер хатын ишегалдына кергән төлкене балта белән сугып үтергән иде.

Балтач районының Алан авылы. Урман эчендә урнашкангамы, авылда төлкеләр очрату - гадәти хәл. Төлке урамда кешегә эт кебек ияреп барса да гаҗәпләнмиләр бугай. Алай да, шүрлиләр. Ни ди­сәң дә, ерткыч хайван бит, котырган булуы да бар.
- Котырган төлкеләр белән быел очрашканым юк, көз көне ана төлке балаларын аера, күрәсең, шуңа да алар күбәйделәр, азык эзләп, йорт ишегалларына керә үк башладылар, - ди авылда яшәүче аучы Хәлим Кәримов.

Төлкене ауга рөхсәт юлламасы алып кына атарга мөмкин. Анысы да чикләнгән вакытка гына бирелә. Бу документ 2000 сум тирәсе тора. Аучылар аны сатып алырга атлыгып тормый.
- Элек Балтач районы аучыларына кыргый этләрне, төлкеләрне ауларга рөхсәт иткән бушлай еллык юллама бирелә иде. Хәзер ул бетерелде. Бу документны бары түләп кенә алырга була. Әмма төлке - йогышлы авырулар инкубаторы. Котыру белән чирләмәсә дә, башка авырулары җитәрлек: чума, тимрәү. Шуңа да аны тунаганда, тиресен эшкәрткәндә, аеруча сак булырга кирәк, - ди Хәлим абый.
Аучыларның төлкегә кызыкмау­ларының тагын бер сәбәбе - бу җанварның аларга файда китермәве. Итен ашап булмый, ә тиресе бик арзан бәяләнә. Дөрес итеп туналган, ертылмаган, сыйфатлы бер төлке тиресе 500-700 сум тора. Табыш китерми дип, төлке тиресен чимал буларак кулланучы оешмалар да кимегән. Татарстанда бөтенләй юк диярлек. Киров өлкәсеннән килеп, төлке тиресен ара-тирә җыеп китәләр.

Хәлим Кәримов төлкене чыл­быр­­га бәйләп, өй шартларында ас­рап та караган.
- Төлкене әнисе косып ашата, шуңа да аның организмы ярым эшкәртелгән ризыкка ияләнгән. Үте ризыкны начар эшкәртә, миндәге төлке баласы да озак яши алмады. Шунысына игътибар иттем: күпме тырышып та, аны кулга ияләндереп булмады. Күрәсең, шуңа да циркта төлкеләр күренмидер. Усал да әле ул, ашатсаң да, гел тешләргә генә карый, - ди аучы.

Аның фикеренчә, төлкеләрнең артып китүендә кеше үзе дә гаепле.
- Төлкеләрнең оялары кайда икәнен беләбез. Аларны кечкенәдән юк итәргә була, тик кызганабыз. Кечкенә чакта алар матур бит. Хәтта төлке балалары белән фотога төшүчеләр дә бар. Кешеләр арасында аларны ашатучылар очрый: үлгән чебиен, ипи калдырып китә. Аннары шул төлке үсеп җитеп, үзенә зыян сала башлагач, зарланырга тотыналар, - ди әңгәмәдәшем.
Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм сак­лау идарәсендә лицензияләү бүлеге җитәкчесе Ренат Чиспияков әйтүенчә, төлкеләрне бөтенләй киметергә ярамый. Ничек кенә булмасын, аларның файдалы яклары да юк түгел. Тычкансыман кимерүчеләрне юк итәләр. Алар булмаса, төрле авырулар, әйтик, тычкан бизгәге башланыр иде.

- Татарстанда бүген 7 меңләп төлке исәпләнә. Былтыр котыру чире азгач, без аларны максатчан киметтек, 6 меңгә генә калдырдык. Әмма теләсә кайсы кыргый хайванның шундый үзенчәлеге бар: юк иткән саен, алар үрчергә тырыша. Төлкенең баш санын контрольдә тотарга тырышабыз. Татарстанның кайбер районнарындагы штатлы аучыларга ел дәвамында төлкеләрне ауларга рөхсәт бирелә. Төлке аулау ау спорты төрләре исемлегенә дә кертелгән. Ау билеты булган һәвәскәр аучыларга юлламаларны сатып алырга туры килә. Сезон инде 15 сентябрьдә башланды, 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Ишегалдына кергән төлкеләрне үтерер­гә ярамый. Моның өчен административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Бары котырган төлке кешегә зыян салганда гына үз-үзеңне якларга рөхсәт ителә. Төлкеләрдән саклану өчен, кеше үзе хәстәрен күрергә тиеш. Капканы бикләп куярга, төлкеләрне куркытыр өчен эт асрарга була. Котыр­ган булмаса, төлке үзе дә кешене күреп кача, - ди Ренат Чиспияков.


Сездә төлкеләр бармы?

Тәлгать Арсланов, Актаныш районы, Түбән Карач авылында фермер:

- Мин авылда берүзем генә яшим. Ут, су, газ, юл юк. Мондый тыныч урында төлкеләрнең күренүе гаҗәп тә түгел. Ярый быел басуларга тикшерүләр уздырырга геологлар килде әле. Алар миңа иптәш. Геологлардан куркыпмы икән, төлкеләр быел күренми. Хәер, килсәләр дә, зыян салганнары булмады. 300ләп тавык, 350 баш сарык асрыйм. Төлкеләр һөҗүм итә башласа, Алла сакласын инде. Ветеринарлар урманнарда аларның өннәре тирәсендә котыру чиренә каршы дарулар калдыра. Мөгаен, моның да нәтиҗәсе бардыр. Авырмаган төлке көпә-көндез авыл урамында йөрми бит инде.

Айрат Иматдинов, Чүп­рәле районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе:

- Авыл кырыйларында төлкеләр күренә. Әлегә котыру чире теркәлгәне юк. Котыру чирен кисәтү өчен 18 мең доза вакцина бүлеп бирелде. Төлкеләрнең артуы аучыларның кимүе белән дә бәйле. Аннан, төлке табыш та китерми бит. Бер төлкене аткан өчен түләнә торган акча патрон бәясен капларга да җитми. Авылга килгән төлкене атарга ярамый да. Аучы аны тагын нишләтсен инде? Бу мәсьәләне республика күләмендә хәл итәргә кирәк дип уйлыйм.

Ландыш ­Ибраһимова, Яшел Үзән районы, Юынчы авылында газета укучыбыз:

- Безнең авылдан ерак түгел каенлык бар. Төлкеләр ел саен шунда балалый, аннары азык эзләп, авылга киләләр. Быел әле күренгәннәре юк, былтыр берсе абзарга кереп, биш тавыгыбызны сузып салган иде. Күрше егетен чакыртып, төлкене мылтыктан атарга туры килде.Төлкедән куркып, кош-корт асрамый торганыбыз юк.


«Карантин куркыныч әйбер түгел»

Марат Фазылҗанов, Тукай районы, Әҗмәкәй авылы башлыгы:
- Әҗмәкәй авыл җирлеге дүрт авылны берләштерә. Яңа Сарайлы авылында быел беренче тапкыр котыру буенча карантин игълан ителде. Гөлназ Гыйльфанова - авылның фельдшеры. Дару алыр­га дип кенә эшеннән өенә кайткан булган, шунда ишегалдында төлке күреп алган. Үзенә каршы килә башлагач, аны көрәк белән бәреп үтергән. Төлке кош-кортларына зыян салырга өлгергән. Шуннан соң бу хакта ветеринария берләшмәсенә хәбәр ителде. Анализлар алынды, төлкедә котыру чире ачыкланды. Гыйльфановларның ишегалдында дезинфекция уздырылды, үзләренә, күршеләренә, этләренә, мәчеләренә котыру чиренә каршы прививка ясалды. Авылда карантин 29 сентябрьдән алып ике ай дәвам итәчәк. Шул вакыт аралыгында котыру чиренең яңа билгеләре ачыкланмаса, карантин бетерелә. Әллә ни куркырлык нәрсә юк, халыкка аңлату эшләре алып барабыз. Карантин вакытында йорт хайваннарын сатарга, авылдан читкә чыгарырга, сыер сөтен сатарга ярамый. Хәер, сөт мәсьәләсендә проблема юк кебек. Дүрт авылга 2700ләп кеше исәпләнә. Аларның бары 28е генә сыер асрый. Сөт сатып кәсеп итүчеләр бездә сирәк күренеш. Аның каравы этләр күп. Бакчачылар көз көне этләрен ташлап калдыра. Бу проблеманы хәл итү җаен таптык кебек, этләрне җыя торган шәхси оешмалар белән эшлибез. Ә менә төлкеләр чишелмәгән мәсьәлә булып кала бирә. Аучыларга авыл эчендә төлкене атарга ярамый бит. Хайванны авылдан читкә алып чыгып бирегез, диләр.

Белеп торыгыз!

Ветеринария белгечләре, ишегалдыгызда төлке күрсәгез, ветеринария берләшмәсенә йә авылдагы аучыга, участок полициясенә, авыл башлыгына хәбәр итәргә кирәк, дип кисәтә. Котырган төлке абзарга кергән булса, бу урынны дезинфекцияләргә туры киләчәк. Котыру чире мәчеләр, этләр өчен куркыныч. Хәтта сыерларга, сарык­ларга да йогарга мөмкин. Үзләренә авыру төлке кагылган хайваннарның селәгәе эләксә, төлке тешләгән очракта, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аеруча кинәт кенә ташланган хайван куркыныч, бу агрессия чиренең билгеләрен аңлата. Хастаханәдә, кешенең хәленә карап, котыру чиренә каршы вакцина ясала. Ничек кенә булмасын, кеше бер ай эчендә тикшеренергә тиеш. Котыру авыруының билгеләре кешедә ике айдан соң, хәтта ярты елдан соң да беленергә мөмкин. Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, быел Татарстанда хайваннар арасында котыру чиренең сигез очрагы теркәлгән. Аларның алтысы - төлкедә, берсе - эттә, тагын берсе мөгезле эре терлектә күзәтелгән.


Эльвира Мозаффар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: