Мөслим-информ

Үткәннән бүгенгә күпер

Үткәннәр һәм бүгенге арасындагы бәйләнешне саклаучылар, яшь буынга тарихи тамырларыбыз белән бәйлелекне рухи ныгыту мөмкинлеген тудыручылар буларак, архив бүлекләренә олы миссия йөкләнгән. Документлар саклау, комплектлаштыру, ТР Архив фондындагы документларны куллану һәм исәпкә алу, районыбызда архив эшчәнлеге белән идарә итү функциясен Мөслим районы Башкарма комитетының архив бүлеге башкара. Архив бүлеге җитәкчесе Чулпан Рамир кызы Муллина белән шулар хакында сөйләшәбез.

– Чулпан Рамировна, соңгы елларда хөкүмәтебез тарафыннан архив эшчәнлегенә зур игътибар бирелә, дип беләбез.
– Әйе, соңгы елларда муниципаль архивларның матди-техник базасы сизелерлек дәрәҗәдә ныгытылды, алдынгы архив технологияләре кертелде, республика архивларының бердәм мәгълүмати киңлеккә интеграция процессы бара. “2016-2020 елларга Татарстанда архив эшчәнлеге үсеше” дәүләт программасы кысаларында Мөслим архив бүлегендә капиталь ремонт үткәрелде. Бу эшләр өчен республика бюджетыннан 900 мең сумнан артык акча бүленде. Эш барышында идән, түшәм, стена ремонтланды, электр линияләре яңартылды, ишекләр алыштырылды.
– Сезнең бүлеккә еш мөрәҗәгать итәләр. Мөрәҗәгатьләр белән эшләү алымнарына тукталсагыз иде.
– Архив өлкәсендәге кануннар буенча төп эшебез – тарихи, фәнни, социаль, мәдәни, икътисадый әһәмияте булган документлар туплау. Шул ук вакытта эшнең 2/3 өлешен шәхси затлардан кергән һәм пенсия яшенә җитеп килүче гражданнарның эш стажы, шул елларда алган хезмәт хаклары, ташламалы пенсиягә хокукны раслау өчен мәгълүматлар, хезмәт кенәгәсенә  теркәлмәгән, бала вакытта (каникул чорында) эшләгән вакытларын күрсәтүче белешмәләр, күчермәләр бирү тәшкил итә. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе Пенсия фонды аша керә. Архивка шәхсән килеп яки электрон почта, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша да мөрәҗәгатьләр кабул ителә. Мөрәҗәгатьләрнең барысы да бердәм системага теркәлә һәм документның төренә карап 8, 20, 30 эш көне эчендә язмача җавап бирелә. Узган ел безнең тарафтан шәхси затларның эш стажына, хезмәт хакына кагылышлы сораулар буенча 1230 архив белешмәсе әзерләнде.
– Чулпан Рамировна, бүгенге көндә район архив бүлеге фондын нинди документлар тәшкил итә?
– 2019 нчы елның 1 гыйнварына бүлектә 105 фонд исәпләнә: аларда 1928 елдан башлап 2013 елга кадәрге 25031 документ саклана. Шуларның 14 меңнән артыгы (59%) – идарә документлары, 10 меңнән артыгы – шәхси состав буенча документлар, 40 фотодокумент, 172 шәхси чыгыш документлары. Күргәнегезчә, шәхси документлар күп түгел, чөнки һәркем дә үзе өчен кыйммәтле документларны архивка тапшырырга әзер түгел әле.
– Соңгы елларда дәүләт мәгълүмати системасында да эшли башлаган идегез. Бүген әлеге юнәлештә нәрсәләр эшләнде?
– Әйе, 2017 елдан башлап тест рәвешендә ТР бердәм дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлаган иде. Әлеге система нигезендә республикада архив эшчәнлеген автоматлаштыру күздә тотыла. Мәгълүматларны, этаплап, шушы системага кертү эше бара. Бүгенге көнгә алда әйтелгән 25031 документның 11000е шушы системага кертелде.
– Мөслим архив бүлегендә аеруча әһәмиятле документлар сакланамы?
– Узган ел муниципаль берәмлекләрнең архив бүлекләре арасында аеруча кыйммәтле документларны ачыклау һәм сайлап алу кампаниясе барды. Бу эштә безнең район архивы да катнашты. Экспертлар документларга югары бәя бирде һәм колхоз, авыл хужалыгы артельләренең җирдән файдалану өчен дәүләт актлары безнең фондка иң кыйммәтле документлар булып кертелде. Бу эшне цифрлаштыру алып барыла, 19 документны электрон формага күчердек.
–“Минем шәҗәрәм” генеалогик тикшеренүләрнең республика күләмендә узган бәйгесендә мөслимлеләр дә катнашты. 2018 ел тагын нинди эшләрегез белән истә калды?
– ТР архив эшләре буенча дәүләт комитеты үткәргән “Минем шәҗәрәм” республика бәйгесендә мөслимлеләр бик теләп катнаша. Бәйге дүрт яшь төркеме буенча бара. 2018 елда Мөслим лицее укучысы Камил Әхмәтшин үз яшь төркемендә республика буенча беренче урынны яулады. 2019 елда шулай ук лицейдан Регина Басыйрова үз төркемендә республикада өченче урынны алды. Узган ел дәвамында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 2006-2012 еллардагы даими сакланыштагы – 62 һәм 14 шәхси состав документы кабул ителде. 2019 елга номенклатура, архив һәм эксперт комиссиясе турында нигезләмәләр расланды. Шулай ук казначылык департаменты территориаль бүлегенең 2019 елга номенклатура, архив һәм эксперт комиссиясе турында нигезләмәләре расланды.
– Чулпан Рамировна, бүген архив бүлекләре алдында торучы бурычлар һәм проблемаларга да тукталсагыз иде.
– Бүген бездән ниләр генә сорап килмиләр: туу, үлү турында таныклыклар, хезмәт кенәгәсе, белем турында аттестатлар, автомобиль йөртү хокукын бирүче таныклыклар һ.б. Архив – табылдыклар бюросы түгел, ә кемдер үз вакытында тапшырган документларны саклаучы бүлек. Кайчакта кеше язмышлары да оешма-предприятиеләр һәм башка хуҗалык итүче объектлар тарафыннан тапшырылучы документларның дөреслегенә, тулылыгына бәйле. Шәхси состав документларын һәр җитәкче күз карасы кебек сакларга тиеш. Оешма ниндидер сәбәпләр аркасында ябыла яисә эшен туктата икән, әлеге төр документларны кичекмәстән   архив бүлегенә тапшыруны сорыйбыз. Соңгы елларда архивка алынган документларның эчтәлеге сай булу борчый. Карарлар, беркетмәләр, отчетлар – барысы да билгеле бер формада эшләнгән. Аларда бүгенге буын кешесе өчен кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат бик аз. Безгә тапшырылган документларда оешманың тарихы, объектларының, анда эшләгән җитәкчеләрнең, эшчеләрнең фотосурәтләре, алар турында мәгълүмат күбрәк булсын иде. Үзебез эшләгән дәвердә үзебез башкарган эшләрне архив итеп туплап, киләчәк буынга да тапшыра алсак иде.

Әңгәмәдәш – Фәридә Гайнетдинова.
Фото – “Мөслим-информ”

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: