Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тиешле җәзасын алды

Прокуратура 37 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты.

Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддә 2 бүлекнең “б”, “в” пунктларында каралган (бинага яисә башка урынга рөхсәтсез кереп кылынган һәм гражданга шактый зыян китергән урлашу) җинаять кылуда гаепле дип тапты, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан. 
Суд утырышында ачыкланганча, 2019нчы елның 5 ноябрендә 23 сәгать 30 минут тирәсендә Ф., металл лом алып, шәхси эшмәкәр А. Вагыйзованың “Юлдаш-2” кибетенә бара. Лом ярдәмендә ишектәге ике йозакны ватып, законсыз рәвештә кибеткә үтеп кереп, 21870,34 сумлык алкоголь продукциясе һәм акча урлый. 
Ф. әлеге җинаятьне кылуда үз гаебен өлешчә таныды һәм тәүбәгә килде. Суд аңа, тәмамланмаган хөкемгә тартылуын (рецидив) исәпкә алып, 2 елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Җәзаны Ф. каты режимдагы төзәтү колониясендә үтәчәк. Моннан тыш суд А. Вагыйзова файдасына 21870,34 сум күләмендә гражданлык дәгъвасын канәгатьләндерде, диләр район прокуратурасы хезмәткәрләре.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X