Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтием чик сакчысы булган

Әтием Илдар Хәбибуллин, Яр Чал­лы педагогия институтында беренче курсны тәмамлагач, 1987нче елның 27 июнендә хәрби хезмәткә китә.

Ул Ерак Көнчыгышта – Еврей авто­номияле округының Биробиджан шәһәрендә ике ел чик сакчысы бу­лып хезмәт итә. “Амур елгасының бер ягында – без, икенче ярында Кытай кешеләре йөри. Безнең араны Амур елгасы гына аерып тора иде”, – дип искә ала әтием.

28 май – Чик сакчылары көне. Чик сакчылары – иң җаваплы гаскәр. Ил чигенә иң тәртипле, иң кыю егетләрне генә сайлап җибәрәләр икән. “Без хезмәттәшләр белән дус һәм тату бул­дык, аралашып яшәдек. Ике ел хезмәт итү дәверендә без-беребезгә нык ияләштек, туганнар кебек якын һәм кадерле кешеләргә әйләндек. “Служа­клар” белән хәзер дә элемтәдә торабыз, хәлләр белешәбез”, – ди әтием.

Әтием хәрби хезмәттә үзен һәръяклап үрнәк итеп күрсәтә. Яхшы хезмәт иткәне өчен бер елдан аны ту­ган ягына ялга кайтарып җибәрәләр. Күкрәгендәге медаль һәм знакларын чыңлатып кайтып төшә ул. Әбием: “Илдарны күргәч, шатлыгымнан ела­дым, әмма бик рәхәт булды”, – дип искә ала ул көннәрне. Әтием хезмәт иткән чорда әбием белән бабама командир­дан: “Шундый тәрбияле, акыллы ул тәрбияләп үстерүегез өчен зур рәхмәт сезгә,” – дип язылган Рәхмәт хаты да килә.

1988 елда әтием – “Отличник по­гранвойск” II степени, 1989 елда “От­личник погранвойск” I степени күкрәк билгеләре белән бүләкләнә. 2018нче елның 25 маенда аңа “100 лет погра­ничных войск России” медале дә би­релде. Әтиемнең бүләкләре бик күп, мин берничәсен генә яздым.

Армиядән кайткач, әтием укуын дәвам итә. Ул ике югары уку йортын тәмамлый. Әтием олы җанлы, яхшы күңелле, тырыш, кешелекле, һәркемгә ярдәмчел. Оста рәссам, алтын куллы кеше. Аның кулыннан килмәгән эш юк. Мин аның белән горурланам, үзем дә әтиемә охшарга – аның кебек тәртипле булырга, яхшы укырга тырышам.

Эльвира Хәбибуллина. Мөслим лицее укучысы.

Фото – Э. Хәбибуллинаның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X